Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укыган 53 егет-кызга дипломнар тапшырылды. (ФОТО)

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу - көллиятнең 35 нче чыгарылышы. Элеккеге һөнәри училище, хәзер көллият филиалы статусын йөртүче бу уку йорты белемле һәм тәҗрибәле укытучылары, мастерлары, бай...

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу - көллиятнең 35 нче чыгарылышы.
Элеккеге һөнәри училище, хәзер көллият филиалы статусын йөртүче бу уку йорты белемле һәм тәҗрибәле укытучылары, мастерлары, бай матди - техник базасы, үзенең һөнәргә өйрәтү, укыту методикасы булган, республика һөнәри белем системасында абруйлы учреждениеләрнең берсе. Шуның өстенә, районны авыл хуҗалыгы кадрлары белән тәэмин итүче бердәнбер уку йортыбыз да бит әле ул.
-Училище 1978 елда ачылганнан бирле тракторчы, шофер, хисапчы, умартачы, тәрбияче, пешекче, утар хуҗабикәсе һөнәрләре буенча алты меңгә якын белгеч әзерләнде биредә, - ди укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лидия Ионова.
Белем йортында һәр укучыны игътибар үзәгендә тотып, аны кайгыртып, мөстәкыйль тормышка әзерләү өчен тырышып эшлиләр. Кабинетлар укыту әсбаплары белән тулысынча тәэмин ителгән. Биредә заманча укыту чаралары да җитәрлек. Физкультура дәресләре иркен спорт залында үтә. Көненә бер тапкыр укучылар үз ашханәләрендә кайнар ризык ашыйлар. Ерак авыллардан, күрше районнардан килеп йөрүче студентлар өчен үткән елда утыз урынлы тулай торак ишекләрен ачкан.
Шунысын да әйтергә кирәк: училище тәмамлаганда егетләр һөнәр алу турындагы дипломнан тыш тракторларның барлык төрләрен, автомобильләрнең "С" һәм "В" категорияләрен йөртү таныклыгы да алып чыгалар. Училище мастерлары Виктор Зюзин, Вячеслав Черников, Хәлил Фәсахов, Владимир Савинов егетләргә техника серләрен аңлату өчен зур тырышлык куялар.
-Хәзергә "В" категориясе буенча укулар туктатылды. Бу - вакытлыча гына. Кирәкле документларны туплагач, лицензия алачакбыз һәм киләсе уку елыннан әлеге категория буенча да белем бирүне дәвам итәчәкбез,-дип аңлатты филиал директоры Илнур Шәйдуллин.
-Көллият ябылырга мөмкин икән, дигән сүзләрне ишеттем. Алар дөреслеккә туры киләме?-дип сорадым җитәкчедән.
-Һөнәри белем алырга теләгән һәр кешегә ишекләребез ачык. Андый сүзләрнең нигезе юк, - дип ышандырды Илнур Ганиевич.
Чыгарылыш кичәсенә матур итеп киенеп килгән, күзләрендә шатлык чаткылары җемелдәгән кызлар һәм егетләр фойега җыелдылар. Укытучылар да хисләрен яшермәде.
-Без 2,5 елда бер гаилә булып, дуслашып беттек. Шуңа күрә бер яктан укучыларыбызны һөнәр биреп олы тормышка озатуыбызга сөенсәк, икенче яктан, алардан аерылу бераз моңсу да,-ди Лидия Ионова.
Чыгарылыш кичәсендә укытучыларга рәхмәт, яшьләргә уңышлар теләп әйтелгән сүзләр күп булды.
-Сайлаган һөнәрегез буенча уңышка ирешергә язсын. Кайда гына эшләсәгез дә, сезнең хакта бары тик мактау сүзләре генә ишетербез дип ышанабыз,-диде яшьләргә диплом тапшырганда Илнур Шәйдуллин.
Уку чорында үз һөнәрләре нигезләрен әйбәтләп үзләштергәне, аерым фәннәрне өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен Татьяна Скворцова, Диана Сөнгатуллина, Рөстәм Хәмидуллин, Рузилә Заһидуллина, Фәнисә Фәйзуллина Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә Рамил Сөнгатуллин училищеның барлык хезмәткәрләренә, укытучыларга ата-аналар исеменнән ихлас рәхмәтләр әйтте. Кичәнең кунаклары - "Кызыл Шәрык-Агро" филиаллары, "Хузангай" кооперативы, "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчеләре яшьләргә теләк-фатыйхаларын җиткерделәр, аларны үз хуҗалыкларына эшкә чакырдылар.
-Бүген сез - районыбыз өчен иң кирәкле һөнәр ияләре. Хезмәт юлыгыз дөрес һәм бәхетле булсын, һөнәрегез сезгә канәгатьлек һәм уңыш китерсен,-диде яшьләрне котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев