Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Камка авылында язгы су басуга әзер булып торалар

    Язгы хәвеф янаган авыллар исемлегендә - Карга, Базарлы Матак, Иске һәм Яңа Алпар, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Иске Камка.

    Бу торак пунктларда 150 йортны су басар­га мөмкин. Аларда 311 кеше яши. Шуларның 32 се балалар, 65е өлкән яшьтәгеләр.

    Районда 24 гидро­техника корылмасы бар. Әлеге буаларның сулары агызылган. Язгы судан ташып авылларга каза ту­дырырлык буалар юк икән бездә.

    Яз нинди килүгә карамастан, елның елында Иске Камкада берничә урам су эчендә кала. Биредә быел­гы язгы ташуга ничек әзерләнгәннәр соң? Без әнә шулар белән танышып кайттык.

    Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров Кече Чирмешәннән кергән су белән бүленеп кала торган урамнарны күрсәтеп чыкты. Без иң элек Чирмешән ура­мында булдык. Биредә тугыз йорт бар. Инде көймә әзерләп куй­ганнар. Бу көймәдә һәр елны Иске Камка клубы мөдире Радик Әхмәтов язгы сулар белән бүленеп кал­ган урам халкын "зур җиргә" йөртә икән. Радик авылда бул­маганда аны Фаикъ Хәмәтвәлиев алыш­тыра. Без бу егетләрне үзләренә тапшыры­лган көймә янында оч­раттык.

    "Быел яз бик үзенчәлекле булырга охшаган, су да кинәт килергә мөмкин",-ди алар. Төрле елларда булган гыйбрәтле хәлләрне дә искә төшерделәр.

    - 1997 елда бу урамга Кече Чирмешән елгасын­нан бозлар кереп, тимер-бетон электр баганасын бәрдереп аударганнар иде,-диләр.

    Ә иң күп су 1979 елда булган икән. Ул язда халыкның урамдагы бураларын, агач-бүрәнәләрен, утыннарын агызып киткән. Өйләргә тәрәзәдән көймә белән кереп йөргәннәр.

    Чирмешән урамына ике ел элек күтәртелгән юл салганнар. Былтыр ташу сулары аз булгач, шул юл­дан йөреп торганнар. Дөрес, юл су астында калган. Бу урамда яшәүче Әхәт Гатауллин тракторы белән халыкны теге яктан бу якка ташып торган.

    Реклама

    Әхәт быел да шәхси "Беларус"ын язгы чорга көйләп куйган. "Алгы көпчәкләр суда күмелгәнче трактор белән урам халкын ташып торам. Су күтәрелә төшсә, көймәгә чират",-ди ул.

    Иске Камканың Тегермән урамы да һәр елны язгы сулар белән бүленеп кала. Монда 14 өйгә су керү куркынычы бар. Фәргать Әкбәров искә төшерә:

    - Бер елны эш белән Чистайга киттем. Әле Кече Чирмешәндә су бер метр гына күтәрелгән иде. Ике сәгать узгандырмы, Тегермән урамы халкы: "Без­не су баса!"-дип шылтырата. Тизрәк кире кайттым. Су күзгә күренеп күтәрелә, өйләргә керә. МЧС ны чакырттым. Алар вертолетлар белән килеп, Кече Чирмешәннең бозлар тыгылган урынын шартлат­тылар. Елга юлы ачылгач су кими башлады,-ди.

    Тегермән урамы башында Наилә апа Шәйхетдинова улы Раил, килене Рәзинә белән яшиләр. Наилә ападан язгы ташуга ничек әзерләнүләре хакында сорашам.

    -Безнең идән астына күп елны су керә. Менә бәрәңгеләрне капчыкка тутырып куйдым. Улым печәнлеккә күтәреп урнаштырыр инде. Доку­ментларны күз алдында тотам. Кинәт су килсә, иң кирәкле әйберләрне алып өйдән чыгарга әзер булырга дим. Берничә ел элек язгы су идәннән дә күтәрелеп, озын кунычлы итекне күмәрлек булган иде. Газ казаныбыз су астында калды. Өй җиһазларын булдыра алганча күтәрергә тырыш­тык. Менә өйне дә иминиятләштерергә җыенам, страховой агентны чакырттым,- ди Наилә апа.

    Әлегә Кече Чирмешән боз астында. Биредә суның күтәрелүе күзәтелми. Әмма, аңлашыла ки, төрле хәлләргә әзер булу, уяулыкны югалтмау за­рур. Кирәге чыга калса дип, мәктәп спортзалында кешеләргә вакытлыча яшәү урыны җиһазлаганнар. Анда 15 ятак, шкафлар, газ плитәсе урнаштыры­лган, чиста су запасы булдырылган. Зарурлык булса, язгы ташу чорында авыруларны хастаханәләргә ур­наштыру мөмкинлеге бар.

    -Бу атна ахырында авыл халкын җыеп, язгы ташуга әзерлек чаралары турында сөйләшергә җыенабыз,-ди Фәргать Әкбәров.

    Әлеге очрашуга ул коткаручыларны, иминиятләштерү компанияләре хезмәткәрләрен дә чакырган. Алар да халыкка киңәшләрен бирерләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатырлар. Авыл хал­кына эчә торган су белән запасланып калырга, берничә көнгә җитәрлек азык-төлек тә хәзерләргә кирәк булачак.

    Телевизордан һәр көнне әле теге, әле бу өлкәдә язгы су басуларны күрсәтеп торалар. Бездә дә ха­лыкка бу чорда уяу булырга кирәк. Һәр кеше, язгы су зыян салмасын өчен, үзенең йорт тирәләрен кайгыртырга, кардан чистартырга тиеш. Кай­вакыт көрәк белән су юлын ачып җибәрү дә зур мәшәкатьләрне булдырмый калырга ярдәм итә бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: