6 апрель 2018 яңалыклары
-
Әлки районы хәрби комиссариатының 80 еллык тарихын аның хезмәткәрләре Җәүһәрия Миндубаева һәм Марат Шакиров белән өйрәндек
Быел Россия хәрби комиссариатлары оешуга 100 ел тула.
-
Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары арасында туган илебез тарихын белүгә тест үткәрелде
Базарлы Матак урта мәктәбенең 10-11 сыйныфлар укучылары арасында туган илебез тарихын белүгә республика тесты үткәрелде.
-
“НАМАЗГА БАСКАН САЕН ИЛГӘ-КӨНГӘ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИМ”
Егерме яшендә биленә солдат каешы буып яу кырына киткән, Бөек Ватан сугышының ачы михнәтләрен татыган, тыныч тормышта бер көн калмый колхозда эшләгән Разия апа Гатауллина 95 яшьлеген ачык зиһен, көр күңел белән каршылады.
-
Әлкилеләр Казанда булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саткан. ФОТО
Районыбыз вәкилләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саттылар.
-
Православие динен тотучыларны Изге Пасха бәйрәме белән район башлыгы Александр Никошин котлады
"Хөрмәтле райондашлар! Бөек ураза тәмамлану һәм Иисус Христосның Яңадан тууы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Дөньядагы барлык христи- аннар өчен Изге Пасха кешеләрне чын күңелдән ярату, аларга үз-үзеңне аямыйча хезмәт итү һәм кичерә белү символы булып тора. Рухи яңарыш, мәңгелек кыйммәтләр тантанасын һәм изге эшләр шатлыгын гәүдәләндерүче якты бәйрәм бу....
-
Изге Пасха белән христианнарны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тәбрик итте
"Христосның Терелеп торуы бәйрәмен билгеләп үтүче православие христианнарын чын йөрәктән котлыйм. Бу якты бәйрәм көнендә барлык өмет ышанычларның, изге башлангычларның тормышка ашуын, тынычлык һәм шатлык хөкем сөрүен телим. Һәр өй иминлек, күңел җылысы, бәхет, сөенеч белән тулсын. Бер-берегезгә игътибар күрсәтеп, кайгыртып, яратып яшәгез. Изге Пасха бәйрәме белән!"дигән сүзләр бар котлау...
-
Әлки районының Иске Камка авылында язгы су басуга әзер булып торалар
Язгы хәвеф янаган авыллар исемлегендә - Карга, Базарлы Матак, Иске һәм Яңа Алпар, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Иске Камка.