Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“НАМАЗГА БАСКАН САЕН ИЛГӘ-КӨНГӘ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИМ”

Егерме яшендә биленә солдат каешы буып яу кырына киткән, Бөек Ватан сугышының ачы михнәтләрен татыган, тыныч тормышта бер көн калмый колхозда эшләгән Разия апа Гатауллина 95 яшьлеген ачык зиһен, көр күңел белән каршылады.

Үзен юбилее белән котларга килгән район җитәкчеләренә ул тальян гармунында уйнап, җырлап та күрсәтте.

"Гаскәрләрне фашист кар­чыгаларыннан сакладык"

Яшьли кавышкан ире Насибулла белән бик аз торып кала Разия апа. Бөек Ватан сугышы башланып озак та үтми ирен фронтка алалар. Берничә елдан, Разия инде үзе дә сугышта чакта, Насибулланың хәбәрсез югалуы ха­кында хәсрәтле хат килә.

Фронтка киткән ирләре өчен дә эшли Разияләр. Икмәк үстерәләр, урман кисәләр. "Кырда куна- төнә эшләдек, әмма бер генә басуны да чәчмичә буш калдырмадык без",-ди ветеран.

Ә 1943 елны урак өстендә Разиягә дә повестка килә. Иң ты­рыш, актив кызларны, беренче чиратта ком­сомолкаларны алган­нар бит сугышка. Разия шундый була да инде. Кузнечиха военкома­тыннан егермеләп кыз китәләр алар. Башта Казанда дүрт ай сугыш һөнәренә өйрәнәләр. Аннан, өсләренә ши­нель кидереп, фронт тарафына алып китәләр аларны. Украинада, Белоруссиядә зенит­чылар батареясында хезмәт итә Разия Гата­уллина. Бүген инде яше шактый өлкән булса да, сугышта күргәннәрен яхшы хәтерли ул. "Рус­ча рәтләп белмәсәм дә, тревога я команда булуга, беренчеләрдән әзер булып сафка баса идем. Командиры­быз гел мактый иде үземне", ди. Тимер юл­ларны төзекләндерүдә эшләүләрен сөйли. Мылтык тотып кара­вылда да торганнар, солдат кухнясында аш пешерергә дә, һәлак булган сугышчыларның мәетләрен җыештырып күмәргә дә туры килгән аларга.

- Фронтның алгы сызыгыннан 50 ча­крымда гына идек. Караңгы төшү белән дошман самолетлары бомбага тота. Без, зе­нитчылар, үзебезнең гаскәрләрне әнә шул фашист карчыгала­рыннан сакладык,-дип сөйли солдат әби.

"Гел ир-атлар ара­сында хезмәт итү ансат булмаган­д ы р ? " - д и ю е б е з г ә : "Юк, сеңелем, кул белән түгел, сүз белән тиючеләр дә булма­ды безгә. Барысы да үзеңнән тора ул", дип җавап бирде.

Җиңү көнен Поль­шада каршылый Раз­ия апа. Андагы шат­лыкны, кочаклашып бер-берсен котлаула­рын, сугышчыларның пилоткаларын өскә чөюләрен, винтовкадан һавага атуларын, ә ки­чен тыйнак кына табын әзерләп бәйрәм оешты­руларын әле дә дулкын­ланып искә ала ул.

"Кешене эш яшәтә"

Сугышка чыгып китүенә ике ел ярым дигәндә, күкрәгенә орден-медальләр та­гып, туган авылына кайтып төшә ул. Су­гыштан соңгы авыл авыр томыш - ачлык, мохтаҗлык белән кар­шылый фронтовиклар­ны. Кайтуга җиң сыз­ганып эшкә керешә Разия. Озак еллар фер­мада эшли ул. Бозаулар да карый, сыер да сава.

Фронтта югалган иренең кардәшләре Разияне Сәмигулла исемле туганнарына димлиләр. Ике балала­ры туа. Әмма гаилә тор­мышы барып чыкмый.

-Мәхәббәтсез яшә- дем гомер буе. Ялгыз тормыш итүләре бер дә җиңел түгел. Улым белән кызым бар - шуңа сөенеп туймыйм. Алар минем шатлыгым, терәк-таянычым,-ди Разия апа.

Күрше авылда яшәүче кызы Руша­ния һәм Казандагы улы Шәйхулла әниләре янына атналап кайтып торып, аны хөрмәтләп тәрбиялиләр.

-Безне аякка ба­стыру өчен әни икешәр урында эшләде. Фер­мада маллар да карый, конторада җыештыра да иде,-дип сөйли Ру­шания апа. -Ул бер­кайчан тик тормады. Иртән эшкә киткәнче икешәр йомгак җеп эрләп өлгерә иде. Әле 80 яшьтән узгач та сыер асрады, соңгы елларга кадәр бакчада эшләде. Хәзер дә тик торуны белми, эрли, бәйли.

Ур ы н д ы к л а р ы н а матур япмаларга кадәр үзе бәйләгән Разия апа. Сөбханалла, гомергә күзлек кимәгән, энәне дә үзе саплый икән.

-Хәрәкәт, эш кирәк кешегә. Балалар кайт­маган көннәрдә үзем мичкә дә ягам, ашарга да пешерәм, эшләгәч тәннәр язылып китә. Гомер буе таңнан аяк өстендә булдым, күп йоклауны өнәмәдем. Йокы симертергә яраткан кеше озак яшәми ул,- дип тә өсти ветеран әби.

Югары Әлморзаның ак әбисе ул

- Разия апа, нә- селегездә сезнең кебек озын гомерлеләр бармы?

- Әти 89 га кадәр яшәде, әни 90 да гүр иясе булды. Ә әтинең үги әнисе 107 яшькә җитте,- дип шаккатыра Разия апабыз.

Әйтүенчә, үзенең гомергә ашказаны авырткан. "Табиблар авыр күтәргәннән диделәр", ди. Ә башкача хастаханәгә мөрәҗәгать иткәне булмаган.

- Әни ашауга бик сак булды. Гел аз-азлап кына ашады, итне күп кулланмады. Күбрәк сөт- катыкка өстенлек бирде, - ди кызы.

- Даруларны да күп эчмәскә кирәк, ул фай­дага түгел,-дип искәртеп куя әби үзе.

Фронтта булып, дөнья гизеп кайткан Разия апа тормышта да кыю, гадел булган, сүзен кистереп әйтә белгән. Эшчәнлеге, тырышлыгы өчен дә авыл халкы ихтирам итә аны. Тальянда уйнарга, җырларга яраткан. Клуб­тагы кичәләргә, бәйрәм- мәҗлесләргә гармун уй­нарга дип махсус килеп ала булганнар.

Разия апа күптәннән инде ураза тота, биш вакыт намазын калдыр­мый.

-Намазга баскан саен илгә-көнгә ты­нычлык телим. Без ниләр генә күрмәдек, яшьләр иминлектә яшәсеннәр иде. Безне караган-хөрмәтләгән өчен хөкүмәткә мең-мең рәхмәт, - ди.

Ветеран әби безне:

- Райондагы бар кешегә миннән сәлам әйтегез, изге теләкләремне юллагыз,- дип озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев