Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары арасында туган илебез тарихын белүгә тест үткәрелде

Базарлы Матак урта мәктәбенең 10-11 сыйныфлар укучылары арасында туган илебез тарихын белүгә республика тесты үткәрелде.

Әлеге чара "Бердәм Россия" партиясенең "Җиңү парады" патриотик проекты кысаларында оештырылды. Укучыларга илебез тарихыннан 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Һәр җавап 1 балл белән бәяләнде. Иң күп һәм дөрес җавапларны 10 сыйныф укучысы Булат Гыйниятуллин бирде. Ул 24 балл җыйды. Икенче - 11 сыйныф укучысы Светлана Байкова (23 балл). Өченче - 11 сыйныфтан Алмаз Вәлиев. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Оештыручылар балаларга "Яшь гвардия" хәрәкәте,"Җиңү парады" проекты хакында сөйләделәр. Шулай ук проектның беренче этабында катнашып әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән укучылар аталды. Болар Динә Габдуллина, Рәсим Гатауллин, Дмитрий Смородинов. Алар Казанда "Олимпиец" спорт комплексында ГТО нормалары тапшырганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев