Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казанда булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саткан. ФОТО

Районыбыз вәкилләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саттылар.

Өч айлык тәнәфестән соң районыбыз янә ике атнаның берсендә Казанда ярминкәләр үткәрә башлады. Кала халкы Әлки товарларын бик сагынганнар. Алып барган барлык әйберләр дә диярлек сатылып беткән. Бигрәк тә суган, кишер, кәбестә, бәрәңге ише яшелчәләрне капчыклап алганнар. Шулай ук сыер ите, дуңгыз һәм сарык ите яхшы сатылган. Сөт ризыкларына сорау бигрәк тә зур булган. Күп алып барсалар да, алар җитми дә калган.

Ярминкәгә товарлар төяп районнан 30 автомобиль барды. Анда 21 авыл җирлегеннән дә шәхси хуҗалык тотучылар, фермерлар катнашты. Шулай ук "Әлки" кулланучылар җәмгыяте, "Эдем", "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләре дә сату итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев