Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хәрби комиссариатының 80 еллык тарихын аның хезмәткәрләре Җәүһәрия Миндубаева һәм Марат Шакиров белән өйрәндек

Быел Россия хәрби комиссариатлары оешуга 100 ел тула.

Ә безнең район комиссариаты бераз "яшьрәк" - Әлки районында әлеге хезмәтне булдыру турында Идел буе хәрби округы күрсәтмәсе 1938 елның 3 нче сентябрендә бирелә.

Район хәрби комиссариатының 80 еллык тарихын без аның хезмәткәрләре Җәүһәрия Миндубаева һәм Марат Шакиров белән төп чыганаклардан - архивта сакланучы боерыклар кенәгәләреннән карап өйрәндек.

Теге я бу оешма, учреждениенең барлыкка килү датасын ачыклау өчен кайчак шактый көч түгәргә, архивлар­да эзләнергә туры килә. Ә менә рай­он комиссариаты очрагында барысы да төгәл һәм ачык: Базарлы Матак авылына яңа хезмәт урынына кече лейтенант Павел Захаров килә. Ул ал­дына яңа дәфтәр куя һәм матур итеп: "Боерык №1, 31 нче октябрь, 1938 ел. Шушы көнне килеп җиттем һәм 1 нче часть начальнигы, вакытлыча хәрби комиссар вазыйфаларын үтәүгә ке­рештем" дип язып куя. 10 ноябрьдә Захаров яңа боерык терки: "…эш башкаручы итеп Калашников А.Л.ны алдык". Ә 12 ноябрьдә районга берен­че комиссар булып политрук Николай Георгиевич Дауров килә. Шуннан соң инде дәфтәрләрдәге әмер-боерыклар аның кулы белән язылган.

Моннан 70-80 ел элек тутырыл- ган документларны кулга алу дул­кынландыргыч һәм бик тә кызыклы. Боерыклар китапларында язмалар кулдан, кара белән, пөхтә һәм матур итеп башкарылган. Шулкадәр вакыт узуга карамастан, алар яхшы саклан­ган, безгә ул кырыс чор рухын ките­реп җиткергән.

1938 ел ахырында башлан­ган беренче дәфтәр 1939 елның 26 ноябрендә ябылган. Бу район хәрби комиссариаты оешкан ел, ул һич ансат кына үтмәгән. Боерыкларда әлеге органның формалашуы ачык чагылган. Әйтик, 3 нче санлы боерык белән эшкә сакчы-ат йөртүче вазы­йфасына Михаил Сабановны алган­нар. Әмма бу вазыйфада ни өчендер кешеләр озакка тоткарланмый, ат караучылар озак эшләми, аларны ешрак, нәкъ менә атны тиешенчә карап тормаганнары өчен эштән алалар. Ат хәрби комиссариатның бердәнбер транспорт чарасы була бит. Әйтик, 1941 елның апрелендә хәрби комиссар Дауров Казанга җыена һәм: "атны 7 көнгә һәр көн өчен 15 фунт солы, 15 фунт печән белән тәэмин итәргә" дигән бое­рык бирә. Мөгаен, ат караучыларга таләпләр шуңа күрә дә кырыс бул­гандыр. Бу вазыйфага беренче ел­ларда нигездә Еряпкино авылыннан алганнар кешеләрне (төрле вакытта шуннан Григорий Семенов, Никита Спиридонов, Григорий Леонтьев һәм башкалар хәрби комиссариат аты өчен җаваплы булган).

"Әлки район советы президиу­мы карары нигезендә район хәрби комиссариатының барлык штаттагы советына 12 һәм 1 сәгатьләр арасын­да төшке ашка бер сәгатьлек тәнәфес игълан итәм", дип әмер бирә комис­сар 1940 елның маенда.

Хәрби комиссариатка нигез салган Павел Захаров 1941 елның 28 апрелендә Калинин районы хәрби комиссары итеп күчерелә. Бу кеше­не безнең районда онытмыйсы иде. Бәлки, берничә айдан ул Бөек Ватан сугышына алынгандыр, чөнки бит инде 1941 ел бара…

Гаҗәеп, әмма хәрби комиссар әмерләрендә сугыш башлану ту­рында ник бер сүз булсын! Сугыш чорының беренче боерыгы август башында язылган, анда 8 август иртәсеннән 13 августка чаклы рай­онда булган атларның, арбаларның, дирбияләрнең санын һәм сыйфатын ачыкларга кушылган. Бу эшне ул ва­кытта районда булган 23 авыл советы буенча эшләргә диелгән.

1941 елның октябрендә үк инде хәрби комиссариат хәрби өйрәнүләр үткәрү өчен инструкторлар әзерли. Район дүрт төркемгә бүленә. Сугыш чорында җиде чират өйрәтүләр була. Аларда укчы сугышчылар әзерлиләр. 1945 елның гыйнварында соңгы чи­рат өйрәнүләр булып, аларга район­нан 266 кеше җыялар.

Ансат эш булмый бу. Менә 1943 елның 14 марты боерыгы: "Әлки район хәрби комиссариатының всеобуч буенча команда-инструк­тор аппараты сугышчыларга шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш. Өйрәнүләргә хәрби киемнән килергә, ременьсез йөрмәскә, барлык төймәләр капты­рылган булсын, строй алдында тулы сугышчан, пөхтә кыяфәттә булырга"…

Сугыш чоры боерыкларыннан районның ничек яшәве турында әллә ни белеп булмый. Алар тыныч рухта. Әйтик, 1943 елның 21 февралендә мондый боерык языла: "Ватан су­гышы чорында хезмәткәрләр ва­кытлары белән исәпләшмичә эшләргә тиешләр, әмма кайбер хезмәткәрләр эшләренә начар карый", "хәрби ко­миссариат бинасында пычраклыкка юл куйган өчен хезмәт хакының 50 процентын кисеп, өч тәүлеккә кулга алам". Бу кырыс әмер җыештыручы хатынга карата бирелгән.

1943 елда комиссарлар берничә тапкыр алышына. Өлкән лейтенант Петр Карпов, интендант Федор Пу­гачев озак хезмәт итмиләр, мөгаен, фронтка алынганнардыр. 1943 елның сентябреннән 1945 елның октябренә чаклы хәрби комиссар булып өлкән лейтенант Дмитрий Кочкин хезмәт иткән.

Сугыш башлануга кагылышлы боерыклар булмаган кебек, 9 Май - Җиңү көненә карата да әмерләр чы­гарылмаган. Кызганыч, бу вакыйга хәрби комиссариатның боерыклар китабында берничек тә чагылмаган. Мөгаен, мондыйрак мәгълүмат, шул исәптән сугышка алынуга кагылыш­лылары да серле булгандыр, комис­сариат архивында сакланмагандыр. Әлки район хәрби комиссариаты фронтка 8950 кешене озата, аларның 3683 е генә әйләнеп кайта. Сугыш­та калганнарның 3164е әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Сугыш бетеп, тыныч тормыш башла­на. 1963 елга кадәр эшли бездә хәрби комиссариат. Шул елның 4 апрелендә ул таркатыла, чөнки район күрше Куйбышев районына кушыла. Әмма 1965 елда барысы да - район да, хәрби комиссариат та үз урын­нарына кайталар. Шуннан бирле әлеге учреждение, дөресрәге, аның хезмәткәрләре үз вазыйфаларын на­мус белән үтиләр.

Районда хәрби комиссар вазый­фаларын 28 кеше башкарган инде. Болар өстә аталганнардан тыш, түбәндәге кешеләр: Александр Зи­нин, Сергей Пыркин, Иван Епиш­кин, Григорий Темир-Булатов, Ри­нат Кәримов, Ишмөхәммәт Вәлиев, Ринат Шәрәфетдинов, Рәүф Дәүлиев, Владимир Макаров, Айрат Низа­мов. 2012 елдан бирле хәрби комис­сариат белән подполковник Вик­тор Лаврентьев җитәкчелек итә. Билгеле инде, хәрби комиссарлар тирәсендә җаваплы, дисциплиналы хезмәткәрләрдән коллектив тупла­нып эшләгән һәм эшли. Комиссар һәм хезмәткәрләрнең исемнәре иң калын соңгы боерыклар китабында теркәлеп саклана. Аны 1965 елның 16 апрелендә комиссариатка бүлек начальнигы булып эшкә килгән Евге­ний Шувалов башлаган.

Билгеле, боерыклар китапла­ры район хәрби комиссариаты тарихының бер өлешен генә сак- лый. Илнең Кораллы Көчләре өчен кадрлар әзерләү, мобилизацияләү кебек искиткеч мөһим һәм зур эш бездәй гади кешеләр өчен "пәрдә артында" кала. Комиссариатның районда абруе һәрчак югары бул­ган. Әлкилеләр бераз кырыс, аз сүзле хәрби комиссарларның исемнәрен хөрмәт белән телгә ала. Аларның күпчелеге тышкы кыяфәтләре белән үк башкаларга Ватанга хезмәт итү бу­рычын искәртеп торган.

…Хәзерге вакытта безнең хәрби комиссариат ике район өчен бер, аңа Спас районы да буйсына. Под­полковник Виктор Лаврентьев җитәкчелегендә комиссариатта 15 кеше эшли. Илнең оборонасын ныгытуга үз өлешләрен кертеп, тор­мышыбыз иминлеген тәэмин итү өчен хезмәт итәләр алар. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев