Салман кебек җиде авылны берләштергән җирлек Әлки районында бердәнбер
Салман кебек җиде авылны берләштергән җирлек районда бердәнбер. Бу җирлеккә караган авылларның һәркайсы үз тормышы, үз мәшәкатьләре һәм проблемалары белән яши. Авылларда үткән җыеннарда сүз башлыча әнә шул хакта барды. Бу җирлек составына кергән Салман, Яңа Салман, Түбән Салман, Анино Салман, Иске Баллыкүл, Хлебодаровка һәм Демидовка авылларныда 281 хуҗалык исәпләнә,...
Салман кебек җиде авылны берләштергән җирлек районда бердәнбер. Бу җирлеккә караган авылларның һәркайсы үз тормышы, үз мәшәкатьләре һәм проблемалары белән яши. Авылларда үткән җыеннарда сүз башлыча әнә шул хакта барды.
Бу җирлек составына кергән Салман, Яңа Салман, Түбән Салман, Анино Салман, Иске Баллыкүл, Хлебодаровка һәм Демидовка авылларныда 281 хуҗалык исәпләнә, анда 838 кеше яши. Шуларның бары 187се пенсиядәге абый-апалар. Халыкның төп өлеше - хезмәт яшендәгеләр. Андыйлар 460 кеше. Җиде авылда былтыр ике бала гына туган. Ә менә үлүчеләр саны 14кә җиткән.
Авылларда яшәүчеләрнең эш белән тәэмин ителеше башка төбәкләр көнләшерлек. Яңа Салман, Анино Салман, Хлебодаровка һәм Демидовка фермаларында күп-күп мөгезле эре терлек асрала. Ә Салманның үзендә 43 кеше хезмәт куйган дуңгыз комплексы эшли. Комплекста хәзер сугым мәйданчыгы төзелгән. Элек чучкаларны эшкәртүчеләр аяклата төяп китсә, хәзер итләтә озаталар. Хәер, комплекс җитештергән итен үзе үк эшкәртергә дә җыена. Бу тагын кимендә 10 кешегә өстәмә эш урыны булачак дигән сүз.
Салман авылында халыкның күбесе урта мәктәптә, "Каенкай" балалар приютында, янгын депосында, табиблык амбулаториясендә, балалар бакчасында хезмәт куя.
Кызганыч, бу якта әлегә гаилә фермаларына алынычулар бик аз. Демидовка авылында ... Баринов гаилә фермасы инде берничә ел халыкны каз бәбкәләре белән тәэмин итәргә тиеш булса да, ул бүгенгә кадәр төзелмәгән көе ята.
Ә менә сөт хәзерләү буенча Салман җирлеге берничә ел инде районда алдынгы. Бу эшне кайчандыр шунда кайтып төпләнгән Руслан Хәмидуллин бик оста оештырып җибәрде. Ул район күләмендә үзен иң күп сөт җыючы буларак танытты. Шулай ук Искәндәр Миндубаев, Александр Балясков та сөт җыю эшен халык белән уртак тел табып башкаралар. Нәтиҗәдә алар үткән елда 800 тонна сөт җыеп, эшкәртүчеләргә озатканнар. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бушлай савым аппаратлары бирелгән.
Җыен моннан ике ел элек төзекләндерелгән, яңа җиһазлар куелган мәктәптә үтте. Чөнки биредә клуб юк. Дөрес, иске клуб бинасы бар, әмма бик нык тузган. Район җитәкчелеге Салманда күпфункцияле мәдәни үзәк төзүне алдагы еллар планына кертү буенча эш алып бара.
Яңа Салманда узган җыенда авыл мулласы Марат Хәйруллин болай дип мөрәҗәгать итте халыкка:
-Җил-давыл вакытында мәчетнең манарасы ауды. Аны торгызуда булышсагыз иде.
Руслан Хәмидуллинның Салман дуңгызчылык комплексы җитәкчеләренә соравы бар:
-Комплекстан чыгарылган тирес авыл башындагы үзәннәргә агызыла. Язын ул тирес ташу сулары белән елгаларга эләгәчәк. Бу мәсьәләне ничә ел күтәрәбез инде, чара күрүче генә юк…
Җыенда комплекс вәкилләре юк иде, шуңа күрә район җитәкчеләре мәсьәләне якын арада хәл итәргә вәгъдә бирделәр.
Хлебодаровкада авыл җыены шулай ук мәктәптә үтте. Мәктәп коллективы укучыларга тирән белем бирү белән генә түгел, мәктәп яны участогыннан керем алу буенча да республикада мактала. Мәктәп директоры Анна Локтева бу эштә үзләренә "Кызыл Шәрык-Агро"ның отряд җитәкчесе Илнур Сираевның һәрчак булышуын рәхмәт белән билгеләп үтте. Бакчада үстерелгән яшелчәне, терлекчелек продуктларын сатып, шушы акчага укучылар өчен экскурсияләр оештыралар, спорт ярышларында катнашалар. Әмма мәктәпнең бик зур проблемасы бар - биредә нибары 36 бала белем ала.
Җыенда Демидовка авылы халкы үзен борчыган мәсьәләне күтәрергә ашыкты:
-Клубыбыз начар хәлдә, трассадан авылга керә торган юлны рәтлисе иде,-диделәр демидовкалылар.
Аларга җавап итеп, район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов:
-Клублар беренче чиратта мәдәният йортлары бөтенләй булмаган авылларда төзеләчәк. Ә юлны төзекләндерүне контрольгә алырбыз,-дип җавап бирде.
Җыенда бирелгән сорауларның кайберләрен китереп үтик.
Сорау (Хлебодаровка): авылда сукбай этләр күп. Кешеләр өчен дә, кош-кортларга да куркыныч тудыралар.
Җавап. Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Шәрапов:
-Этләрне юк итәргә тырышырбыз. Әмма шунысы да бар: Салманда берәүнең бозау кадәр этен аттырган идек, өстебездән шикаятьләр язды. Шуңа карамастан сукбай этләрне ничек тә бетерергә тырышырбыз.
Сорау. Давылдан соң урамнарда кайбер лампалар янмый, ә кайсыларының яктылыгы өскә юнәлтелгән.
Җавап. Наил Шәрапов: Җирлек составындагы җиде авылның урам утларын карап-төзәтеп тору өчен штатка электрик алдык. Җитешсезлекләрне тиздән бетерербез.
Сорау. Урам уты һәм су өчен үзара салымны берьюлы түләп куеп буламы?
Җавап. Наил Шәрапов. Була, билгеле. Ул чакта алдагы башка айлар өчен түләү кәгазе дә килмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев