Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тамашачы кинозалларны чит итмәсен

    «Татарстан кинематографистлары һәм прокатчылары өчен 2014 ел мәдәният елы гына булып калмаячак. Быел «Татаркино» оешканга 90 ел, халыкара мөселман кинофестивале үткәрә башлауга 10 ел тула, шуның өстенә Казаныбыз 10 ел буе төрки халыклар мәдәнияты башкаласы исемен йөртәчәк. Билгеле, болар барысы да бергә -кино төшерүгә һәм аны халыкка җиткерүгә мөнәсәбәте булучыларга...

    «Татарстан кинематографистлары һәм прокатчылары өчен 2014 ел мәдәният елы гына булып калмаячак. Быел «Татаркино» оешканга 90 ел, халыкара мөселман кинофестивале үткәрә башлауга 10 ел тула, шуның өстенә Казаныбыз 10 ел буе төрки халыклар мәдәнияты башкаласы исемен йөртәчәк. Билгеле, болар барысы да бергә -кино төшерүгә һәм аны халыкка җиткерүгә мөнәсәбәте булучыларга зур эшләр йөкли». Бу сүзләрне «Татаркино» дәүләт киноучреждениесе директоры Владимир Батраков Татарстан районнарының кино учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистларының семинар-киңәшмәсендә әйтте.

    Әлеге киңәшмә бездә - Базарлы Матакта үтте. Анда кинематография һәм кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр, 28 районның киноучреждение вәкилләре каинашты. Мондый мәртәбәле чараның бездә үткәрелүен район кино учреждениесенең соңгы елларда актив эшли башлавын бәяләү дип аңларга кирәк.

    Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы мөдире Светлана Юнусова, «Татаркино» директоры Владимир Батраков һәм аның урынбасары Рәис Садриев, кинорежиссер Николай Морозов, Татарстан кинемотографистлары берлеге рәисе якташыбыз Илдар Матуров һәм башкалар бар иде.

    Киңәшмәдә сүз башлыча тамашачыны кинотеатрларга кайтару турында барды. Сер түгел, халык телевизордан аерылмый хәзер, кинофильм карау өчен генә җылы өеннән чыгып китәсе килми. Тамашачыны җәлеп итү өчен кызыклы кинофильмнар, уңайлы матур заллар, югары сыйфатлы кино күрсәтү җайланмалары һәм башка бик күп кызыксындыру чаралары кирәк, дигән фикерне чыгыш ясаучыларның һәрберсе әйтте. Бу юнәлештә уңышлы эшләүче районнар тәҗрибәсе мисал итеп китерелде.

    Мондый отчет киңәшмәләрдә ел буе яхшы эшләүчеләрне бүләкләми калмыйлар. Бу юлы да шулай булды. Мактау грамоталары белән безнең район киноучреждениесе дә, аның җитәкчесе Фәргать Гайсин да бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: