Әлки районында юлларны кардан чистартуда 23 берәмлек техника эшли. ФОТО
Быел кар азрак дип зарланышырга өлгермәдек, узган атна ахырында кар-буран туздыра башлады, чәршәмбегә каршы төндә бигрәк тә ишеп яуды ул.
Иртә торган җиргә йорт-урамнарга калын юрган булып яткан кар, урыны-урыны белән билдән чумарлык көртләр өеп куярга да өлгергән. Һәм "агарту" эшен дәвам итә - күктән чутсыз кар бөртекләре ишелеп төшә тора.
Кышын шулай инде, кар яудымы, кулыңа киң көрәк алып, сукмак ачырга ашыгасың. Эшкә киткәнче йортны, капка төпләрен чистартырга кирәк бит. Ә олы юлларга, урам-тыкрыкларга тирә-якны гөрелтегә күмеп төрттергечле "КамАЗ"лар, тракторлар чыкты. "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте шоферлары төнне йокламыйча үткәрделәр. Җәмгыятьнең Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, район юлларын кардан чистарту өчен 23 берәмлек техниканы эшкт җиккәннәр. Шуларның икесе кар төяү өчен көйләнгән тракторлар, Алар Базарлы Матакта эшли, эттергән карны "КамАЗ"ларга төяп авыл читенә чыгаралар.
-Районның барлык авылларына илтә торган юллар кардан ачылды, уза алмаслык юнәлешләр калмады. Хәлне даими контрольдә тотабыз,-диде җитәкче.
Ә авыллар урамнарын чистарту - җирлекләрнең башкарма комитетлары эше. Алар күптән инде шәхси эшмәкәрләр, фермерлар белән килешү төзеп куйдылар.
-Иртәнге дүрттә район үзәген кардан чистартуга керештек. Күрәсез, инде бөтен урам юллары машина да, кешеләр дә үтәрлек. Үз техникабызны да эшкә куштык, шәхси трактор-машиналар да бар. Авыл зур бит, урамнар саны күп. Тоткарлыксыз хәрәкәтне тәэмин итү өчен мөмкинлекләребез дә җитәрлек,-диде Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин, үзәк урамнарның берсендә кар төрттерүче тракторларга күрсәтеп.
-Безнең җирлектәге Иске һәм Яңа Алпар, Мулла авылы урамнарын фермер Рәфис Әсәдуллин үз тракторы белән чистартып тора. Ул моны килешү нигезендә эшли,-дип аңлатты безгә җирлек советы секретаре Алсу Гатина.
Билгеле, үз тракторлары булган авыл җирлекләренең эше "хутта": республика конкурсында катнашып грант откан, шуңа трактор сатып алган авыллар урам-тыкрыклары даими чистартылып тора.
Кышның уртасын уздык, кояш та, астрономнар раславынча, җәйгә борылды. Шуңа күрә кар яуганга сөенергә генә - һәр кар бөртеге басу-кырларга өстәмә тамчы дым булып ята бит. Ә капка төпләрен, ишек алларын чистарту өчен көрәк белән селтәнеп алу кызык кына ул һәм сәламәтлеккә дә файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев