Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Алина” спорт залында яшьләр форумы үткәрелде. (ФОТО)

Кадрлар барысын да хәл итә дигән күптән әйтелгән гыйбарә бүгенге тормышыбызда да үзенең мөһимлеген һәм дөреслеген югалтмый. Катлаулы механизмнар, югары технологияләр заманында яшибез бит. Шуңа күрә һәр тармакта белемле, үз һөнәрен бик әйбәт белгән, заманча алымнар кулланып эшләргә өйрәтелгән, һәр яңалыкны үзләштерергә сәләтле эшчеләр, белгечләр, җитәкчеләр кирәк. Әгәр алар булмаса...

Кадрлар барысын да хәл итә дигән күптән әйтелгән гыйбарә бүгенге тормышыбызда да үзенең мөһимлеген һәм дөреслеген югалтмый. Катлаулы механизмнар, югары технологияләр заманында яшибез бит. Шуңа күрә һәр тармакта белемле, үз һөнәрен бик әйбәт белгән, заманча алымнар кулланып эшләргә өйрәтелгән, һәр яңалыкны үзләштерергә сәләтле эшчеләр, белгечләр, җитәкчеләр кирәк. Әгәр алар булмаса икътисадның, һәр тормышның үсешен тәэмин итү мөмкин булмаячак.

Безнең район да шундый кадрларга мохтаж. Мәктәпләргә - укытучылар, авыл хуҗалыгы тармакларына агроном һәм инженерлар, зоотехник һәм ветеринарлар, сәламәтлек саклау учреждениеләренә медицина хезмәткәрләре һәм башкалар кирәк безгә. Мәктәпне тәмамлаучылар андый һөнәрләрне сайлый сайлавын, белгечлек алу өчен югары һәм урта уку йортларына китеп укырга керәләр. Әмма диплом алгач, бик күпләре шәһәрдә калуны өстен күрә шул.

Бүгенге студентлар күңеленә укып бетергәч туган якка кайтып эшләү теләген салып кую максаты белән үткән атнада "Алина" спорт залында яшьләр форумы үткәрелде. Егет-кызларны очрашуга чакырдылар, алар белән сөйләшү өчен район һәм оешмалар җитәкчеләре килде, ә мәктәп укучылары биюләр, яшь спортчылар төрле чыгышлар әзерләгән иде. Залда шулай ук "Хузангай" кооперативы, кайбер мәктәпләр, район музыка мәктәбе турында стендлар да урнаштырылган.

Студентлар алдында чыгыш ясаучыларның һәркайсы яшьләргә авыл җиренә кайтып эшләүнең һәм яшәүнең өстенлекләре хакында аңлатырга тырышты. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Айсылу Садретдинова республикада партия җитәкчелегендә гамәлгә ашырылучы программалар турында сөйләде.

-Яшьләребез хәзер актив, районның сәяси-иҗтимагый тормышында үзләрен күрсәтәләр, спорт, үзешчән сәнгать белән теләп шөгыльләнәләр. Партия инициативасы белән башлап җибәрелгән мәдәният йортлары төзү, мәктәпләрне төзекләндерү, яшьләрне торак белән тәэмин итү кебек программалар исә нәкъ менә сезнең киләчәкне кайгырту билгесе,-диде ул.

Аннары район советы һәм башкарма комитетының яшь белгечләре Маргарита Багановага, Айрат Вәлиевка, Лариса Кирсановага, Надежда Амуковага "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы билетлары тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев киләчәген туган як белән бәйләргә теләгән яшьләр өчен үзе дә үрнәк. Ул, булачак агрономнарга, ветеринария белгечләренә, инженерларга район авыл хуҗалыгының үсеше, яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында тәфсилләп сөйләде.

Булачак табиб һәм шәфкать туташларына авыл җирендә эшләүнең уңай яклары турында үзәк район хастаханәсе табибы Эллада Плаксина сөйләде.

-Районга кайткан табибларның бишесе үзебезнекеләр. Алар дәүләт ярдәме сыйфатында 1 әр миллион сум акча алдылар. Хезмәт хакларына ай саен 4,5 мең сум акча өстәп түләнә, торак белән бәйле проблемалары хәл ителә. Соңгы елда урта махсус белем белән безгә бер кыз һәм ике егет кайтты. Берсе ашыгыч ярдәм хезмәтенә урнашты, икесе авылларда ФАПларны җитәкләделәр. Сез дә укып бетереп кайтыгыз, көтәбез,- диде ул.

Киләчәкләрен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышларга теләгән яшьләргә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сөйләгәннәр кызыклы тоелгандыр. Ул мәктәпләр ремонтлау, аларны заманча белем бирү чаралары белән тәэмин итү турында сөйләде, яшь педагогларга өстәмә түләүләр хакында әйтеп үтте.

-Республика "Безнең яшь укытучы" конкурсында җиңүчеләрне тулысынча җиһазланган кабинет, бушлай белем күтәрү мөмкинлеге, ай саен өстәмә 10 мең сум түләү белән үсендерәләр. Яшьләр өчен искиткеч мөмкинлекләр тудырыла! Безнең берничә укытучыбыз хәтта Америкага, Англиягә барып укып кайттылар,-диде ул.

Район мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчеләре Рәсимә Гайфуллина һәм Раиль Гатауллин да авыл җирендә ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Кыскасы, бу очрашуга килгән яшьләр киләчәкләрен хәл итәр вакыт җиткәч уйлану өчен күп мәгълүмат алдылар бу форумда. Алып баручыларның: "Укып бетергәч авылга эшкә туган ягын өзелеп яратучылар гына кайта",-дигән сүзләре дә күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.

Ә соң яшьләр үзләре нәрсә уйлый. Лекция-семинарларын калдырып, форумга кайтканнар, үзләренә атап әйтелгән сүз-киңәшләрне тыңлаганнар икән, димәк, күңелләрендә туган якка омтылу юк түгел?

Айдар Шәйдуллин, Казан дәүләт аграр унивеситеты, III курс:

-Балачактан агроном хезмәте белән кызыксындым: үсемлекләрнең ничек үсүе, җирнең, туфракның сихри көчкә ия булуы гаҗәеп тоела иде. Үсә төшкәч, шуны аңладым: игенче хезмәте - кешелек дөньясының яшәеше нигезе. Икмәк булмаса, бернигә ирешеп булмас иде. Шуңа күрә агроном булачакмын. Уз районыбызга кайтып, үз басуларыбызда иген үстерү, туган ягыбызны бай, алдынгы итүгә өлешемне кертү турында хыялланам.

Диана Павлова, Казан медицина көллияте, I курс,

-Әнием фельдшер минем, бу эшнең үзенчәлекләрен кечкенәдән күреп үстем. Беләм, авыр һәм тынгысыз эш, әмма авыруларны карау, дәвалау ошый миңа. Укырга авыр, әмма кызыклы. Булачак белгечлегем - ашыгыч ярдәм фельдшеры. Укып бетергәч, кая эшләрмен, әле уйламадым.

Алинә Сәлахова, Надежда Артамонова: Без дә шул ук көллияттә укыйбыз. Беребезнең парктика үтү турында район хастаханәсе белән килешүе дә бар инде. Бәлки киләчәгебез үз ягыбыз белән бәйледер?

Регина Гайфуллина, Алсу Җиһаншина, Казан дәүләт аграр университетының III-IV курс студентлары:

-Без икебез дә урман хуҗалыгы институтында укыйбыз. Урман үстерү серләренә өйрәнәбез, аны ничек төрле авырулардан сакларга, республика урман фондын ничек ныгытырга икәнлеге турында сөйли укытучыларыбыз. Беребез практиканы Әлки урман хуҗалыгында үтте, бик ошады. Елена Васячева бик күп нәрсәләргә өйрәтте, эшкә кайтырга чакырды. Кызыклы тәкъдим, шул турыда уйлашабыз әле менә.

Салават Саттаров, Казан дәүләт ветеринария академиясе, III курс:

-Апрельдән Юхмачы иерлекчелек комплексында практика үтә башлыйм. Бераз дулкынланам да: укыганда алган белемнәремне куллана алырмынмы. Минем дәү әтием авылда ветеранар иде. Бик кирәкле кешесе иде ул авылның. Тырышып укыйм, яхшы ветеринария табибы буласым килә. Мин - авыл баласы, туган якка кайтып эшлисем һәм яшисем килә.

Инсаф Зәйдуллин, Казан дәүләт ветеринария академиясе, I курс:

-Әле укый гына башладым дияргә була. Авыр булса да, кызык. Абыем Рамил да шунда ук белем ала, инде соңгы курста, аспирантурага кыстыйлар үзен. Укырга теләгем зур. Киләчәктә авылга кайтырмынмы, абый кебек галим булырга омтылырмынмы, белмим. Кайда гына эшләсәм дә, файдалы кеше буласым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев