23 март 2015 яңалыклары
-
Халыкара “Парклар маршы” башланды
Ел саен уздырыла торган Халыкара "Парклар маршы" кабат башланды. Быел ул "Туфрак - бәһасез табигый мирас" дигән девиз астында үтә. Күрше районның "Спас" табигый тыюлыгы оештыручы бу конкурста безнең укучылар да актив катнаша. Үткән елда, мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләренә Денис Гнединков, Рәзилә Шәяхмәтлва, Миләүшә Хәйруллина лаек булган иделәр....
-
1 апрельдән чисталык икеайлыгына старт бирелә
Шушы вакыт аралыгында авыл урамнарын, йорт-тирәләрен, юл кырыйларын, оешма, учреждение, предприятиеләр территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, чистарту эшләре башкарылачак. Шулай ук бакча һәм паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны төзекләндерү, каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын барлау һәм ремонтлау да күздә тотыла. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә күпләп агачлар утырту да эш планына кертелгән. Көннәр...
-
27 мартта Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе кабул итәчәк
27 мартта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе безнең районга килеп, йомыш-гозерләре булганнарны кабул итәчәк: Район хакимияте бинасында, "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсе бүлмәсендә 11-13 сәгатьләрдә эшләячәк депутат ярдәмчесе. Алдан язылып куярга да була, телефон 21-6-99.
-
“Алина” спорт залында яшьләр форумы үткәрелде. (ФОТО)
Кадрлар барысын да хәл итә дигән күптән әйтелгән гыйбарә бүгенге тормышыбызда да үзенең мөһимлеген һәм дөреслеген югалтмый. Катлаулы механизмнар, югары технологияләр заманында яшибез бит. Шуңа күрә һәр тармакта белемле, үз һөнәрен бик әйбәт белгән, заманча алымнар кулланып эшләргә өйрәтелгән, һәр яңалыкны үзләштерергә сәләтле эшчеләр, белгечләр, җитәкчеләр кирәк. Әгәр алар булмаса...