Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

1 апрельдән чисталык икеайлыгына старт бирелә

Шушы вакыт аралыгында авыл урамнарын, йорт-тирәләрен, юл кырыйларын, оешма, учреждение, предприятиеләр территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, чистарту эшләре башкарылачак. Шулай ук бакча һәм паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны төзекләндерү, каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын барлау һәм ремонтлау да күздә тотыла. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә күпләп агачлар утырту да эш планына кертелгән. Көннәр...

Шушы вакыт аралыгында авыл урамнарын, йорт-тирәләрен, юл кырыйларын, оешма, учреждение, предприятиеләр территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, чистарту эшләре башкарылачак. Шулай ук бакча һәм паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны төзекләндерү, каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын барлау һәм ремонтлау да күздә тотыла. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә күпләп агачлар утырту да эш планына кертелгән.

Көннәр җылы тору сәбәпле күп җирләрдә кар эреде, шуның белән бергә берничә ай буе җыелып торган чүп-чар да өскә калыкты. Апрель җиткәнне көтеп торасы түгел, хәзердән үк җыештыру эшләренә керешергә кирәк. Шуңа да беренче өмәләр оештырыла башлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев