Халыкара “Парклар маршы” башланды
Ел саен уздырыла торган Халыкара "Парклар маршы" кабат башланды. Быел ул "Туфрак - бәһасез табигый мирас" дигән девиз астында үтә. Күрше районның "Спас" табигый тыюлыгы оештыручы бу конкурста безнең укучылар да актив катнаша. Үткән елда, мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләренә Денис Гнединков, Рәзилә Шәяхмәтлва, Миләүшә Хәйруллина лаек булган иделәр....
Ел саен уздырыла торган Халыкара "Парклар маршы" кабат башланды.
Быел ул "Туфрак - бәһасез табигый мирас" дигән девиз астында үтә. Күрше районның "Спас" табигый тыюлыгы оештыручы бу конкурста безнең укучылар да актив катнаша. Үткән елда, мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләренә Денис Гнединков, Рәзилә Шәяхмәтлва, Миләүшә Хәйруллина лаек булган иделәр. Быел да акция кысаларында балалар рәсемнәре, иҗади эшләре, фоторәсемнәре конкурслары үткәрелә. "Спас" тыюлыгы туган як табигатен сөючеләрне "Парклар маршы"нда актив катнашырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев