Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Апак авыл җирлегендә тормыш шартлары яхшыра, тик балалар аз туа. ФОТО

Апак авыл җирлеге өч авылны үз эченә ала. Әлеге авылларның барысында да җыеннар халыкның зур активлыгы белән узды.

Җирлек советы һәм аның башлыгы Илһамия Әбҗәббарова эшчәнлегеннән авыл халкы зур канәгатьләнү белдерде.

Иске Тумба

Без иң элек урман эчендә диярлек урнашкан шушы авылга юл тоттык. Иске Тумбага баруы бүген үзе бер рәхәт. Иске Чирмешән елгасы аша салынган яңа тимер-бетон күпер аша чыгып, асфальт юлдан авылга да килеп кердек. Биредә яшәүче халыкның хыялы тормышка ашты - юллы, күперле булдылар. Мондый күркәм яңалыклар авылда тормышны да үзгәрткән, җанландырып җибәргән. Моны без җыен барышында да бик сиздек.

Иске Тумбада 31 хуҗалыкта 90 кеше яши. Биредә башлангыч мәктәп бар. Өлкәнрәк сыйныфтагылар исә Нурлат районының Ялаур (Елаурская) мәктәбенә йөреп укыйлар. Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, кибет эшләп тора.

Узган җәйдә тумбалылар авыл бәйрәме уздырганнар. Анда күптәннән читтә яшәүче бик күп авылдашлары да кайткан. Авылга илтүче яхшы юл һәм күпергә алар да шатланып, сокланып киткән.

Мин һәрчак Иске Тумба халкының үзенә бертөрле ягымлы, зыялы булуына сокланам. Алар редакциягә шылтыратып гозерләрен, сорауларын җиткергәндә дә шулкадәр әдәпле, ихлас сөйләшәләр. Авыл җыены да шулай - сөйләшү, сорау бирүләр тыныч, итәгатьле булды. Югыйсә бит кайбер авыл җыеннарында тавыш күтәрүгә, кычкыруга кадәр җитүчеләр дә була.

Иске Тумба халкының хәзер иң авырткан җире - су белән тәэмин итү. Район җитәкчелеге бу юнәлештә биредә бик күп эш башкарды. Әмма су проблемасы әлегә чаклы тулысынча хәл ителмәгән.

Китапханәче Нина Никифорова да:

-Юл, күпер булды, җитәкчеләргә моның өчен зур рәхмәт. Авылыбыз кечкенә булса да, су мәсьәләсен уңай хәл кылуда шулай ук безгә ярдәм итәрсез дип ышанып калабыз,-дип чыгыш ясады.

Район башлыгы Александр Никошин:

-Авылны сулы итәчәкбез. Яңа скважинаны Яңа Тумба ягына, урман янәшәсенәрәк казытырбыз,-дип өметләндереп сөйләде.

Авылда хезмәткә сәләтле 22 кеше эшсез икән. Билгеле, монда терлекчелек фермалары төзелүгә өмет бик юк. Шуңа да ике гаилә быел кече ферма төзүгә алынырга булган. Александр Никошин кечкенә авылларда кече фермалар булдырырга теләүчеләргә беренче чиратта ярдәм итәчәкбез дип ышандырды. Монда мал асрап яшәү өчен бик җайлы, билгеле. Шулай ук умартачылык белән кәсеп итү өчен дә мөмкинлекләр күп.

Үзеңне шөгыль белән тәэмин итүнең тагын бер юнәлеше аталды җыенда. Ул да булса - табигать нигъмәтләрен җыю. Әйтик, гөмбә, җиләк, төрле дару үләннәре (әйтик, мәтрүшкә), мунча себеркесе җыеп әзерләргә була. Ярминкәләрдә болар барысы да сатыла, аларга ихтыяҗ зур.

Юхмачы ветеринария участогы җитәкчесе җитәкчесе Шамиль Төхвәтуллин авыл халкын төрле авырулардан саклану хакында кисәтте:

-Урманда йөреп кайткач, терлек, кош-корт карарга керешкәнче аяк киемнәрегезне әйбәтләп юыгыз. Югыйсә төрле чирләр эләктереп кайтуыгыз бар. Саратов, Самара якларыннан бозаулар китереп сатучылардан да саграк булыгыз. Ул төбәкләрдәге малларда төрле йогышлы чирләр булуы мөмкин,-диде.

-Авылыбызда ут чыга калса, янгын сүндерүчеләргә су алыр урын юк,-дип борчыла бер агай.

Юхмачы янгын сагы аерым посты начальнигы Андрей Клянин:

-Сезнең башняда 10 тонна су запасы бар. Күлегез, елгагыз да бар бит әле. Сай булсалар да, без алардагы суны файдалана алабыз,-дип җавап бирде.

Алга таба авыл күлен чистарту мөмкинлекләрен дә карарга булдылар.

-Авылыбызның төп урамы юлы начар хәлдә, шуны ясап булмасмы?-дигән сорау да яңгырады.

Авыл юлларын төзекләндерүне үзара салым акчасына башкарырга карар иттеләр.

Тагын бер җитди проблема - авылда күп кенә хуҗалыкларның җире документларда дөрес күрсәтелмәгән икән. Моны инде хәзер һәр гаилә үз хисабына межалатып, дөресләп ясатырга тиеш.

Авылга кайтып өйләр салырга теләүче якташлар да бар икән. Аларга җир бирү мәсьәләсен дә тиз арада хәл итәргә килешенде.

Каракүл

Бу авылда 71 йорт исәпләнә, 214 кеше яши. Биредә мәктәп бөтенләй ябылды. Спорт залы да булган элекке зур мәктәп бинасында китапханә һәм ФАП урнашкан. Шулар өчен бина тулысы белән җылытыла. Каракүлдән 17 бала автобус белән Юхмачыга йөреп укый. Мәктәп автобусы әйбәт йөри, дип җыенда халык канәгать булуын белдерде.

2016 елда авылда күп балалы ике гаиләгә республика программасы нигезендә зур-зур йортлар төзелгән. Әле декабрь аенда гына Виктор Сизов һәм Александр Сизовлар өй туйлары үткәргәннәр. Шундый иркен, матур өйле булуларына ике гаилә дә бик сөенгән. Алар җыенда сүз алып, республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук әлеге эшне башыннан ахырынача үз контролендә тоткан җирлек башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага бик рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Былтыр халык соравы буенча Каракүл авылы уртасындагы күлне чистартканнар. Программа нигезендә үләт базы төзелгән.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксинага бер апа:

-Нигә сездә барлык медицина тикшерүләре, шул исәптән УЗИ түләүле?-дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

-Табиб юлламасы буенча ягъни ашыгыч кирәк булганда (экстренный порядок) тикшерүләр түләүсез. Ә инде сез үз теләгегез белән тикшеренү узарга уйлыйсыз икән, анысы гомуми тәртип нигезендә түләүле була,-диде табиб.

Район башлыгы Александр Никошин авылда балаларның азаюына борчылып:

-Авылыгыз шулкадәр матур җиргә урнашкан. Әмма балалар бакчасы да, мәктәп тә ябылды сездә. Яшьләр туган авылында төпләнеп калсын иде. Сез башларга теләгән теләсә кайсы эштә без ярдәм күрсәтергә әзер,-диде.

Апак

Апакта 140 хуҗалык бар, анда 310 кеше яши. Ә авыл җирлегендә барысы 614 кеше исәптә тора. Халыкның өчтән бере пенсионерлар. Эшкә сәләтле халык саны 247 кеше. Шуның 52 се эшсез көн күрә. Дөрес, Апак халкы терлек асрап, үз продукциясен Димитровград шәһәрендә сатып керем алуга җайлашкан. Шулай ук Йосыф Әхмәдуллин да көн саен шактый гына сөт җыеп эшкәртүчеләргә озата.

Апак та балалар саны белән мактана алмый шул. Бакчага 7 сабый йөри. Мәктәп башлангыч булып калды, анда 3 укучы белем ала. Юхмачы мәктәбенә йөреп укучылар да күп түгел, бары 7 әү. Өч егет солдат хезмәтендә, тагын өчесе контракт нигезендә хәрби хезмәттә. Ел дәвамында җирлектә өч бала туган (һәр авылда берәр), ике гаилә төзелгән, җиде кеше үлгән.

Авыл җирлеге башлыгы халыкны чиста яшәргә чакырып чыгыш ясады. Юк-юк та кайберәүләр тиресләрен, чүп-чарларын тыкрыкларга, кая эләксә шунда түгеп калдыралар икән әле. Дөрес, андыйларны административ җаваплылыкка да тартырга була. Әмма үзара аңлашып эшләү һәм яшәүгә ни җитә.

Җирлектә өч су башнясы бар. Алар буялган, тирә-ягын тотып алу эшләре башкарылган. Узган ел авыл урамнарын яктырту эшләре тулысы белән төгәлләнгән. Апакта буага капиталь ремонт ясатылган. Ремонт эшләрен бик сыйфатлы итеп Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге "ПМК-Мелиорация" предприятиесе башкарган.

Апакта элек-электән үткәрелүче "Шомырт чәчәге" бәйрәме былтыр да күп халык катнашында узган. Илһамия Әбҗәббарова бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән якташлары Мансур Нотфуллинга, Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларга, Рәис Сираҗевка, Рәфис Рәхимовка, Наил Шәфигуллинга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Җыенда халыкның сораулары күп булмады. Бу авыл җирлеге җитәкчесенең кешеләр белән аңлашып эшләве билгесе, әлбәттә. Районнан килгән вәкилләргә берничә сорау юлланды.

-Нигә "Кызыл Шәрык-Агро" хезмәт хакын безгә тулысы белән бирми?-дип сораучыга район прокуроры Руслан Гыйзәтов гариза язып прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, ярдәм итәргә ышандырды.

-Район үзәк хастаханәсендә анализлар озак ясала,-диюче булды. Әмма анализ өчен башта материаллар кабул ителә, аннан барысы да тикшерелә икән. Бик тиз кирәк булганда анализ аерым да ясала.

-Пенсия фондына күпме акча күчүе турында элек хат килә иде, хәзер аны каян белеп була?-дип кызыксынды бер ир-ат.

-Хәзер сез Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, пенсиягезгә кагылышлы мәгълүматларны теләсә кайчан үзегез интернет аша карый аласыз,-диде Пенсия фондының район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Камалов.

Ветеринария участогы җитәкчесе Шамиль Төхвәтуллин апаклыларга дәгъвасын җиткерде:

-Безнең кустта бер сезнең авылда гына анализлар алу өчен терлекләрен ветеринарга алып килүчеләр бик аз. Сез бит малларның продукциясен кулланасыз. Димәк, аларның сәламәтлеген белеп тору үзегез өчен кирәк,-ди ул.

Җыенда иң күп сөт сатучылар, 2016 елда балалары туучылар, гаилә корган яшьләр, авыл тормышында актив катнашучылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев