13 февраль 2017 яңалыклары
-
Пенсия фондының Әлки районы бүлекчәсе халыкны мошенниклардан сак булырга өнди
Республикада кешеләрнең шәхси мәгълүматларын кулга төшерү максатында телефон аша мошенниклык гамәлләре кылу очраклары булган.
-
Әлки районы Апак авыл җирлегендә тормыш шартлары яхшыра, тик балалар аз туа. ФОТО
Апак авыл җирлеге өч авылны үз эченә ала. Әлеге авылларның барысында да җыеннар халыкның зур активлыгы белән узды.
-
Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләрендә “парламент дәресләре” булды
Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүсоветның социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева катнашты. Ул укучыларга Татарстан парламентының эше, депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде, сайлаулар үткәрү тәртибе белән таныштырды. Депутат шулай ук балаларга үтемле һәм мавыктыргыч итеп аларның хокуклары турында бәян итте, киңәшләрен бирде.
-
Әлки районының Чиябаш мәктәбе укучысы Илзирә Шәрипова татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны яулады
Чиябаш төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илзирә Шәрипова татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны алды. Аны олимпиадага укытучысы Фәүзия Насыйрова әзерләгән.
-
Әлки районыннан Кирилл Зинкин бокс буенча ярышларда өченче урынны алды
Түбән Камада 8-11 февраль көннәрендә бокс буенча республика ярышлары үтте.
-
Әлки районында үткән атнада ике исерек йөртүче тоткарланган
ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 очрагын ачыклаганнар.
-
Әлки районы бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер бала туган
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудырү бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән. Ул гаиләдә икенче бала.
-
Чуаш Кичүе авылында яшәүче Сингатуллина Румия Рифкать кызының бүген юбилее
Чуаш Кичүе авылында яшәүче Сингатуллина Румия Рифкать кызы 13 февральдә юбилеен билгеләп үтә. Без аны бу күркәм дата белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Румия Рифкать кызы эчкерсез күңелле, бүтәннәргә хәерхаһлы, гыйлемле һәм эшсөяр-тырыш кеше. Үзенең бөтен тормышын ул авылыбыз халкын мәдәни, рухи яктан баетуга багышлады. Китапханәче булып эшләде, ә хәзер...