Чуаш Кичүе авылында яшәүче Сингатуллина Румия Рифкать кызы 13 февральдә юбилеен билгеләп үтә.
Без аны бу күркәм дата белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Румия Рифкать кызы эчкерсез күңелле, бүтәннәргә хәерхаһлы, гыйлемле һәм эшсөяр-тырыш кеше. Үзенең бөтен тормышын ул авылыбыз халкын мәдәни, рухи яктан баетуга багышлады. Китапханәче булып эшләде, ә хәзер...
Чуаш Кичүе авылында яшәүче Сингатуллина Румия Рифкать кызы 13 февральдә юбилеен билгеләп үтә.
Без аны бу күркәм дата белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Румия Рифкать кызы эчкерсез күңелле, бүтәннәргә хәерхаһлы, гыйлемле һәм эшсөяр-тырыш кеше. Үзенең бөтен тормышын ул авылыбыз халкын мәдәни, рухи яктан баетуга багышлады. Китапханәче булып эшләде, ә хәзер авылдашларның ислам динен дөрес кабул итүенә, мөселман кануннары буенча яшәвенә зур әһәмият бирә. Безнең Румия Рифкатовна бик тә тормыш сөючән кеше. Аның кәефе начар булган, күңеле төшкән чагын күрмисең.
Тормышындагы авыр мәлләрне, депрессия-төшенкелекне ул үзеннән җырлар белән "куадыр", мөгаен. Аның иркен матур тавыш белән татар халык җырларын башкаруын без бик яратабыз.
Безнең Чуаш Кичүендә туып үскән туганнан туганнар арасында ул - иң өлкәне. Балачактан ул арабызда иң төгәл һәм пөхтә, сүз тыңлаучан, әнисенә игелекле кыз булды. Бер сүз белән әйткәндә, идеаль бала иде. Шуңа күрә әти-әниләребез безгә аны "тәти апа" дип өйрәттеләр. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул безнең барыбыз өчен һәм, билгеле, балаларыбыз өчен "тәти апа" һәм үрнәк алырлык шәхес булып кала.
Юбилярыбызның иң-иң күркәм сыйфаты - аның искитмәле әни булуыдыр. Кызлары Рәмзия белән Рузияне ул бик яратып тәрбияләп үстерде. Кызлары да аны гел сөендереп, кадерләп торсыннар һәм, әниләре кебек үк, "тәти апа" исеменә лаек булсыннар иде.
Кадерле тәти апа! Син Шәйдуллиннар һәм Син - гатуллиннар династияләренең туганлык җепләрен дәвам иттерүче һәм саклап торучы. Без сиңа озын гомер, нык сәламәтлек телибез, шулай булганда гаилә учагының җылысы безне гомер буе назлап торыр дип ышанабыз.
Сине хөрмәт итеп һәм яратып Алсу Ибраһимовна.
Казан.
Нет комментариев