Авырулар тирәнгә китмәсен
Сәламәт халкы - һәр илнең иң зур байлыгы, икътисадый үсешенең алшарты, территориаль иминлегенең нигезе. Шуңа күрә халык сәламәтлеген ныгытуга дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Шуның бер чагылышы - 21 яшьтән узган кешеләрне диспансерлаштыру. Бу эш быел май аенда башланды.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан диспансерлаштыру тәртибе расланды. Диспансерлаштыру үз эченә сәламәтлекне тикшерү буенча чаралар комплексын ала, шул исәптән пациентны берничә табиб-белгеч карый, теләсә нинди яшьтәгеләр өчен дә уртак булган тикшерүләр җыемы тәкъдим ителә (УЗИ, маммография, канны холестеринга һәм шикәргә тикшерү). Бу чаралар инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерә торган сәбәпләрне үзвакытында ачыклау мөмкинлеге бирә.
Район буенча быел 3100 кеше диспансер тикшерүе үтәргә тиеш. Инде 2411 кеше бу тикшерүне узды. Диспансерлаштыруның беренче этабында үткәрелгән тикшерүләр генә җитмәсә, пациент башка белгечләр тарафыннан да кабул ителә. Бүгенге көнгә диспансерлаштыруның беренче этабын 1611 кеше үтеп бетергән, ә 800 кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелде.
Нәтиҗәләр мондыйрак: 876 кеше I төркемгә карый, ягъни тулысынча сәламәт, 687 кеше бер хроник авырулы, 48 кеше социаль әһәмияткә ия хроник авырулардан җәфа чигә. Шулай ук 86 кешедә беренче тапкыр йөрәк-кан тамырлары авыруы табылды, 247 кешедә хроник авырулар куркынычы ачыкланды. Тикшеренүчеләр арасында 148 кеше тәмәке тарта, 72 кешедә югары кан басымы, 11 ендә гәүдә авырлыгы тиешледән артык, ә 9 пациент исерткеч эчемлекләр белән "дус".
Тикшерүләрне тулы күләмдә үткәрү өчен республиканың онкология диспансеры белән килешүләр төзелде. Күчмә маммографта 577 хатын-кыз тикшерелде, аларның 68 ендә сөт бизләре патологиясе табылды, дәва билгеләнде, хатын-кызларга өстәмә консультация алу өчен республика онкология диспансерына юллама бирелде.
Диспансерлаштыруны үзвакытында үткәрү, мөмкин булганча күбрәк кешеләрне тикшерү максаты белән Татарстан Министрлар Кабинетының да, район башлыгының да боерыклары басылды. Аларда һәр эш бирүче үз хезмәткәрләренә диспансерлаштыруны үтү мөмкинлеге тудырырга тиеш, диелә. Артык чиратлар булдырмау максатыннан район оешма-учреждениеләре өчен махсус график төзелде. Дәүләт һәм шәхси оешмаларда эшләүче 827 кеше диспансеризация үтәргә тиеш быел, әлегә моны 314 кеше генә эшләде. Дөрес, кайбер оешмаларда бу эшкә бик җаваплы карап, тикшерү үтәргә тиешле бөтен хезмәткәрләрнең диспансер каравын узуларына ирештеләр. Ә район башкарма комитеты, "Әлкиурман" учреждениесе, музей, суд приставлары хезмәте, янгын часте, газ эксплуатацияләү хезмәте, финанс бүлеге, район электр челтәрләре хезмәткәрләре диспансерлаштыруны һаман суза киләләр. Район үзәк хастаханәсендә медицина тикшерүе үтү өчен мөмкинлекләр зур, алардан файдаланып, сәламәтлек турында вакытында кайгыртырга кирәк. Ел ахырына якынлаша, 2014 елда бит диспансер тикшерүен башкалар үтәчәк инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев