25 октябрь 2013 яңалыклары
-
Машиналар тизлекне чикләр хәзер
Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында яшәүчеләр Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка әлеге урам юлында ясалма тигезсезлек (искусственная неровность) булдыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.
-
Республика прокуроры районыбызда булды
Сишәмбе көнне районга Татарстан Республикасының яңа прокуроры Илдус Нәфиков килеп китте. Ул район прокуратурасы хезмәткәрләре белән танышты, гражданнарны кабул итте. Яңа прокурор район үзәге белән дә кызыксынып танышты. Аерым алганда ул С. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булды, андагы экспонатларны карады.
-
Бадминтон – мавыктыргыч уен
Бадминтон - спортның мавыктыргыч уен төре. Әле бит аның белән шөгыльләнү өчен әллә ни чыгымнар да кирәкми - ракеталар һәм волан булса, махсус заллар да, мәйданчыклар да сорамый. Шуңа да соңгы вакытларда бадминтонга игътибар зурдан -ракеталар һәм воланнар сатып алу өчен акча бүлеп бирелә, мәктәпләрдә физкультура укытучылары, тренерлар балаларга әлеге...
-
Авырулар тирәнгә китмәсен
Сәламәт халкы - һәр илнең иң зур байлыгы, икътисадый үсешенең алшарты, территориаль иминлегенең нигезе. Шуңа күрә халык сәламәтлеген ныгытуга дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Шуның бер чагылышы - 21 яшьтән узган кешеләрне диспансерлаштыру. Бу эш быел май аенда башланды.