Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Машиналар тизлекне чикләр хәзер

Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында яшәүчеләр Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка әлеге урам юлында ясалма тигезсезлек (искусственная неровность) булдыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Якташыбыз әлеге гозерне игътибарсыз калдырмады - бу атнада әлеге урамда ул эш җиренә җиткереп башкарылды.
Көнчыгыш урамы - район үзәгенең иң яңа урамнарының берсе. Район җитәкчелеге һәм "Алексеевскдорстрой" тырышлыгы белән 2010 елда бу урамга сыйфатлы асфальт юл салынды. Биредә башлыча яшь гаиләләр яши. Һәр өйдә ике-өч бала үсә. Ә барысы бу урамда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 58 бала исәпләнә. Аңлашыла ки, әти-әниләр урам буйлап бертуктаусыз йөреп торган һәм еш кына тизлек режимы кагыйдәләрен үтәп җиткермәгән машиналар балаларга зыян салмасын өчен юлда тигезсезлекләр булдырырга телиләр. Һәм шундый гозер белән Фоат Вәлиевичка мөрәҗәгать итәләр.
Районыбызның Карга авылында туып-үскән, бүген зур предприятие белән җитәкчелек итүче халык депутаты Фоат Вәлиев әлкилеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтә, мөрәҗәгать-йомышларны һич тә игътибарсыз калдырмый. Менә аның турыдан-туры булышлыгы белән Көнчыгыш урамы да башта асфальтланды, хәзер инде тигезсезлекләр салынды. Биредә яшәүчеләр сөенеп бетә алмыйлар. Инде машина йөртүчеләр урамда тизлекне чикләр, димәк, хәвефсезлек чаралары күрелде, дигән сүз.
Якташыбыз һәм депутатыбыз Фоат Вәлиевка, аның урынбасарлары Марат Саттаровка һәм Рашат Гыйззәтуллинга бу эшне оператив һәм сыйфатлы башкарган өчен урам халкы ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев