Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон – мавыктыргыч уен

Бадминтон - спортның мавыктыргыч уен төре. Әле бит аның белән шөгыльләнү өчен әллә ни чыгымнар да кирәкми - ракеталар һәм волан булса, махсус заллар да, мәйданчыклар да сорамый. Шуңа да соңгы вакытларда бадминтонга игътибар зурдан -ракеталар һәм воланнар сатып алу өчен акча бүлеп бирелә, мәктәпләрдә физкультура укытучылары, тренерлар балаларга әлеге...

Юхмачы урта мәктәбендә бадминтонны күптән үз иттеләр. Физкультура укытучысы Фәрхать Корбанбаев үз укучыларын әлеге уен белән мавыктыра алды. Биредә төрле ярышларда катнашырга сәләтле команда да әзерләп өлгерделәр инде.
Составында Диана Павлова, Алсу Сафина, Айрат Мисбахов һәм Дмитрий Тулаев булган команда бу айда Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе кубогына ярышларда катнашып, Кама аръягы районнарыннан килгән 12 команда арасында 2 нче урынны алып кайтты. Ә бит көндәшләре арасында бик көчле командалар да бар иде. Әмма Юхмачы мәктәбе укучылары, оста, оешкан уен күрсәтеп, шундый уңышка ирештеләр. Уенның хөкемдарлары бертавыштан безнекеләрне бадминтон федерациясенең Мактау грамотасы һәм һәр уенчыны акчалата приз белән бүләкләргә дигән карарга килделәр.
Бу - Юхмачылар өчен зур җиңү. Моңа укучылар һәм аларның тренерлары зур тырышлык, даими күнегүләр ярдәмендә ирештеләр. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда да катнашалар алар: май аенда Яшел Үзән шәһәрендә үткән уеннарда 24 команда арасында алтынчы урынны алып кайттылар. Ә район мәктәпләре арасында юхмачылылар бадминтон буенча лидерлар.
Команда уңышлы булсын өчен балалар белән даими шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә тренер Фәрхать Корбанбаев кече сыйныфларда укучы малайлар һәм кызлар белән дә түгәрәк алып бара. Бу төп команданы оста уенчылар белән тулыландыру мөмкинлеге бирә. Билгеле, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләр ансат кына бирелми, әмма тәҗрибәле һәм таләпчән тренер, бадминтонны яратып өлгергән укучылар бергәләп уенның нечкәлекләренә төшенәләр, җиңәргә өйрәнәләр.
Фәрхать Корбанбаев бадминтоннан кала да тагын берничә спорт секциясе алып бара. Балалар аларга бик теләп йөри. Ата-аналар да шат - уллары һәм кызлары спорт белән дуслашып үсә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев