“Басулар берьюлы өлгерде”, диләр сабан эшләренә керешкән механизаторлар
Районда 9600 гектар уҗым басуларына һәм 2300 гектар күпьеллык үлән мәйданнарына ашлама кертелде. Бер үк вакытта тырмалау эшләре дә алып барыла. "Кызыл Шәрык-Агро" "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында катнаш азык чәчүгә төштеләр. Ә "Бильданов" (Әхмәт авылы) һәм "Гәрәев" (Төгәлбәй авылы) крестьян-фермер хуҗалыкларында тары чәчәләр.
Бүген районның кайсы хуҗалыгына барып чыксаң да язгы кыр эшләре җанлылыгын тоясың. Уҗым, печән җирләренә минераль ашламалар кертелә, дым каплау эшләрен һәр җирдә диярлек башкарырга була, чәчүгә төшүчеләр бар.
"Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында самолетлар ярдәмендә уҗым, күпьеллык үлән басуларын тукландыру дәвам итә. Билгеле, бу хезмәтне авиация ярдәмендә башкару эшне шактый тизләтсә дә, үз техникаң белән ашлама кертүгә караганда шактый кыйммәткә төшә. Хәзер инде басуларга "Амазон", СТС-70 кебек тагылма агрегатлар белән ашлама кертү мөмкинлеге бар. Үстерелә торган игеннең, азык культураларының үзкыйммәтен арттырмас өчен мөмкин кадәр шул агрегатларны эшкә җигәргә кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үзебездәге техника ярдәмендә ашлама кертү эшенең "Көньяк Әлки" филиалында әйбәт оештырылуын әйткәч, шунда юл тоттым. Филиал җитәкчесе Илнур Кәлимуллин белән баш агроном Искәндәр Хәйруллинны катнаш азык чәчелә торган кырда очраттым.
Искәндәр Әхәтович җиргә аягы белән ныграк басып:
-Басуда дым җитәрлек,-ди. -Былтыр көзге яңгырлар җир катламын 150-180 миллиметр тирәнлегендә дымлы итте. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык. Басулар берьюлы өлгерде. Шуңа да булган дымны югалтмыйча вакытында тырмаларга тырышабыз.
Сүзгә Илнур Кадыйрович кушыла:
-Безнең филиалда ике савым комплексы һәм бер мөгезле эре терлек симертү мәйданчыгы бар. Менә аларны тулысынча азыклы итү бурычы тора безнең алда. Шуңа да күбрәк терлек азыгы культураларын игәчәкбез.
Филиал отрядларында 4599 гектарда көзен уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Шуның 3059 гектары - көзге бодай, 1136 гектары - арыш һәм 404 гектарда тритикале. Тагын 2694 гектар печән җирләре бар. Бу көннәрдә кукуруз чәчү өчен җир хәзерләү эшләре башланган. "Әхмәт" отрядында 128 гектар кукуруз чәчеләсе туңга сөрелгән мәйданда дым каплатылган. Аны бик сыйфатлы итеп К-701 тракторы белән Рафаэль Бакиров башкарган. Отрядта барысы 1544 гектарда кукуруз игеләчәк.
Бүген Фәргать Гыйләҗев 190 гектарлы печән кырына ашлама кертә. Аның артыннан ук Виталий Рыжков тырмалап та бара. Бу басуга бүген генә төштеләр, исәпләре биредә ике көндә эшне төгәлләп, янәшәдәге 100 гектарлы күпьеллык үлән басуына күчү. Ә Сәет Җәләлетдинов 500 гектарлы печән басуын тырмалый.
"Әхмәт" отряды баш агрономы Радик Бильданов, егетләрнең хезмәтенә бәя биреп:
-Отрядта эшләүче барлык техника яхшы хәзерләнгән. Егетләребез дә алда торган җитди бурычларны аңлап, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр. Менә иртәгә Солтан Галиуллин алмашчысы Рәдиф Борһанов белән К-701 тракторына "Моррис"чәчкече тагып катнаш азык чәчә башлыйлар. Токарь һәм эретеп ябыштыручы хезмәтләрен бердәй оста башкаручы Альберт Сөләйманов, көйләүче Рәфис Гыйләҗев ватылган техниканы паркта шундук төзәтеп чыгаралар,-дип сөйли.
Радик үзе дә яшь белгеч. Ул авыл хуҗалыгы академиясендә агроном белгечлеге алган. Биредә 3 ел эшли. Алган белемнәрен практикада куллану һәм ныгыту өчен аңа менә дигән җирлек. Отряд җитәкчесе Рафик Зәйдуллин Радикның җир эшенең бар нечкәлекләренә төшенеп хезмәт итүен әйткән иде. Бүген авыл хуҗалыгы шундый яшь һәм белемле кадрларга сусаган да шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев