Сев тег белән яңалыклар
-
14 август 2013 - 04:53Уракка чәчү тоташтыИгенчеләребез соңгы көннәрдәге кояшлы, аяз һава шартларыннан тулысынча файдаланырга тырыша. Районда 13 августка бөртеклеләрнең 58 процент мәйданында игеннәр җыеп алынды. Уңыш әлегә гектардан уртача 26,5 центнер тәшкил итә.
-
24 апрель 2013 - 04:54Һәр сәгатьне эшкә җигәргәКояш үзенә иптәшкә җилләрне дә чакырып, ашыга-ашыга туфрактан дымны суырырга өлгермәде, безнең якларда да әз-мәз яңгыр сибәләп китте. Һава температурасы да берникадәр төште. Районыбыз басуларында ашлама кертү, тырмалау һәм туфрак әзерләү дәвам итә. Шул ук вакытта игенчеләребез чәчүгә дә кереште. Чәчү эшләрен беренчеләрдән булып "Ташбилге", "Юхмачы" отрядлары, "Тяминов", "Билданов" крестьян-фермер...
-
31 август 2012 - 05:52Барысына да өлгерегә кирәкАвгустның мул яңгырлары да, алардан соң килгән кояшлы көннәр дә көзге чәчү белән шөгыльләнүче игенчеләр өчен кулай шартлар тудыра. Район басуларында киеренке эш дәвам итә, чөнки киләсе ел уңышына эшли хәзер механизаторлар.
-
4 май 2012 - 06:42Иртә культуралар чәчүне 9 майга төгәлләргәРеспублика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдимен исәпкә алып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе иртә культуралар чәчүне 9 майга төгәлләү бурычын куя. Ә инде сабан культуралары чәчү эшләрен 15 майга төгәлләү планлаштырыла.
-
20 апрель 2012 - 05:07“Басулар берьюлы өлгерде”, диләр сабан эшләренә керешкән механизаторларРайонда 9600 гектар уҗым басуларына һәм 2300 гектар күпьеллык үлән мәйданнарына ашлама кертелде. Бер үк вакытта тырмалау эшләре дә алып барыла. "Кызыл Шәрык-Агро" "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында катнаш азык чәчүгә төштеләр. Ә "Бильданов" (Әхмәт авылы) һәм "Гәрәев" (Төгәлбәй авылы) крестьян-фермер хуҗалыкларында тары чәчәләр.
-
18 апрель 2012 - 04:37Самолетлар кырларны ашлыйЯзгы кыр эшләре көннән-көн куәт ала бара. Басуларга ашлама кертелә, тырмалауга керешүче хуҗалыклар бар. Чәчүдә катнашасы техниканы тагын бер кат тикшереп чыгу зарур.