Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Басуларда эш тынмый

Районда соң культураларны чәчү төгәлләнеп килә.

Бу көннәрдә механизаторлар чәчелгән мәйданнарны эшкәртү белән шөгыльләнәләр: чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш алып барыла, акрынлап рәт араларын эшкәртү башлана. Сабан культуралары чәчүдән бушаган техниканың күпчелеге пар җирләрендә эшли башлады. Районда 24 мең гектарга якын пар җире бар. Аларга быел көзге бодай чәчеләчәк. Шуңа да пар җирләрендә чүп үләннәргә баш төртергә ирек бирмәү зарур."Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары әлеге җирләрдә тәлинкәле (дисклы) тарма белән эшкәртү үткәрәләр.
Районыбыз механизаторлары терлек азыгы хәзерләүгә дә керештеләр.
"КВ-Агро" филиалларында 200 гектардан артык мәйданда арыш һәм 100 гектардан артык күпьеллык үлән сенажга салынды, печән хәзерләү дә бара.

Район советы утырышы
22 майда муниципаль район советының ундүртенче утырышы булды.
Утырышны район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды. Анда район Уставының яңа редакциядә проекты, районның 2012 ел бюджетына үзгәрешләр кертү, инвалидларга уңайлы яшәү шартлары булдыру, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү турында һәм бүтән - барысы 11 мәсьәлә каралды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Министр киңәшчесе районга килде
Районда ТР Эчке эшләр министры киңәшчесе, ветераннар оешмасы рәисе Евгений Гатцук булып китте.
Отставкадагы милиция полковнигы район эчке эшләр хезмәткәрләре һәм ветераннары белән очрашты, алар белән полиция хезмәткәрләренә карата куелган таләпләр (дисциплина, яшь кадрлар белән эшләү, кеше хокукларын өстен кую һ.б.) турында сөйләште. Евгений Николаевич бер төркем милиция (полиция) ветераннарына җәмәгать тәртибен саклауда, яшь кадрларны тәрбияләүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Ул шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән очрашты, туган якны өйрәнү музеенда булды.

Рөхсәт булса гына эшлә
Районда "КВ-Агро" "Сельхозхимия" се техникасының басуларга известь кертү машиналарын эштә сынау үткәрелде.
Ачы туфраклы җирләргә известь кертү республика программасы нигезендә башкарыла. Хөкүмәт бу эшләргә акча да бүлеп бирә. Известьлауда бары тик барлык таләпләргә җавап бирерлек техника гына эшләргә тиеш. Шуңа да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татагрохимсервис" вәкилләреннән торган комиссия известьлауда катнашучы техниканы бик җентекләп тикшерде. Быел ике яңа КамАЗ известьлауда беренче сезон эшли. Бу эштә тагын чит илдә җитештерелгән дүрт "Теззе" машинасы катнашачак. Комиссия тракторларның, тагылма агрегатларның, машиналарның әзерлеген яхшы дип бәяләде һәм эшкә керешергә рөхсәт документлары тапшырды.

Бизнес мәсьәләләре буенча конференция
6 июньдә районда "Яңа бизнеска нигез салу һәм гамәлдәгесен модернизацияләү" темасына конференция була.
Анда бизнесның актуаль һәм табышлы юнәлешләренә күзәтү, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы грантлары, отышлы лизинг, бүгенге бизнес үсешендә иҗтимагый оешмаларның роле кебек мәсьәләләр каралачак. Конференциядә "Бизнес-проект 24" компаниясе, "Деловая Россия" иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, Татарстан банклары, лизинг компаниясе катнаша.

"Булачак студентларның ата-аналарына" - 7 нче биттә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сев