Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Барысына да өлгерегә кирәк

Августның мул яңгырлары да, алардан соң килгән кояшлы көннәр дә көзге чәчү белән шөгыльләнүче игенчеләр өчен кулай шартлар тудыра. Район басуларында киеренке эш дәвам итә, чөнки киләсе ел уңышына эшли хәзер механизаторлар.

29 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, көзге культуралар чәчеләчәк 26599 гектар мәйданның яртысында инде эш тәмамланып килә. Игенчеләр 3398 гектарда арыш һәм 8816 гектарда бодай чәчкәннәр.
"Востокзернопродукт" ябык акционерлык җәмгыяте составындагы отрядларда көзге культуралар 8696 гектарда чәчелгән, әле тагын шуның кадәр күләмдә эш башкарасы бар. "Хузангай" кооперативы механизаторлары да көзге чәчүне яртылаш тәмамлаганнар инде.
Чәчү барышында куллану өчен "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативына 432 тонна катлаулы (диамофоска) ашлама кайтарылган. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары 350 тонна диаммофоска, 492 тонна азофоска кайтарткан. Ашлама уҗымнарның матур булып тишелеп чыгуын һәм кышка кадәр ныгып өлгерүен тәэмин итәчәк.
"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте филиалларында силос хәзерләү дәвам итә. Көньяк Әлки филиалында эш ике сменада оештырылган, биредә көндез 3, төнлә 2 "Ягуар" эшли, кукруз массасын 13 (төнлә 6) берәмлек техника ташып тора. Үзәк Әлки филиалының Карга отрядында эш шулай ук тәүлек әйләнәсе алып барыла, ә Чаллы отрядында механизаторлар бер сменада гына эшлиләр. Район буенча барлыгы 13972 тонна силос салынган инде.
Чынлап та, август-сентябрь игенчелектә эшләүчеләр өчен гаять киеренке чор. Әле бит көзге суканы да тиешле вакытларда башкарып чыгарга кирәк. Механизаторлар барлыгы 62184 гектар мәйданны көздән сукалап калдырырга тиеш, әлегә бу эшнең 18 проценты гына үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сев