Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бәрәңгебез начар булды, үссә дә череде” дип күп кеше әйтә. Бәрәңге нигә үсми, ник авырый? Шуны тикшерәбез

"Бәрәңгебез начар булды, үссә дә череде" кебек сүзләрне ел башында узган авыл җыеннарында күп ишетергә туры килде. Халык бит бәрәңгене "икенче икмәк" дип атый. Һәм тикмәгә түгел. "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле" гомергә табыннарда төп ризык булган, хәзер дә шулай. Терлек, кош-корт өчен дә менә дигән азык ул. Тик соңгы вакытта...

"Бәрәңгебез начар булды, үссә дә череде" кебек сүзләрне ел башында узган авыл җыеннарында күп ишетергә туры килде. Халык бит бәрәңгене "икенче икмәк" дип атый. Һәм тикмәгә түгел. "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле" гомергә табыннарда төп ризык булган, хәзер дә шулай. Терлек, кош-корт өчен дә менә дигән азык ул. Тик соңгы вакытта бәрәңге уңышы мактанырлык түгел шул. Эш нәрсәдә соң? Бу хакта белгечләр белән сөйләшеп, аларның киңәшләрен халыкка җиткерергә булдык.

Ә башта кибетләргә чыгып бәрәңгенең бүгенге бәясен белештем. Район үзәгенең бер сәүдә ноктасында аның килосы 35 сум тора. Әрҗәләрдәге бәрәңгенең товар кыяфәте юк диярлек - бөрешкән, йомшаган, сабаклары тишелеп чыккан. Шунда ук бер агай аларны аралап-сайлап маташа.

-Сатып алмакчы буласызмы?-дим.

-Мондый бәрәңгене элек без терлеккә генә ашата идек, бигрәк начарлар,-ди агай.

-Нигә үзегез үстермисез?

-Үстермәс идекме соң - һәр елны күпме чыгым тотып, хезмәт куеп, сабый караган кебек тәрбиялибез. Чәчкән кадәр дә ала алмыйбыз. Инде былтыр "сатып алырбыз", дип бөтенләй утыртмаган идек. Үз базыңда булмаса, сатып алырга ышаныч юк икән,-дип уфтанды әңгәмәдәшем.

Нигә үсми, ник авырый?

Иң элек ачыклыйк әле, ни өчен безнең якта бәрәңге уңышы шулай начарланды? Бу сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты, галим-агроном Фәргать Зәкиевка мөрәҗәгать иттем.

-Безнең бакчаларыбызда бәрәңге уңышы төп ике сәбәптән кими. Беренчедән, бәрәңге орлыгы искерде. Икенчедән, ел да бер урынга бәрәңге утыртудан җире "фәкыйрьләнде",-ди Фәргать Фәварисович. -Авылларда халык бит ел да һаман шул җиргә чәчә бәрәңгене. Дистә еллар бер үк культура үстергәнгә, әлеге участок төрле авырулар белән зарарлана, уңдырышлылыгы кими. Бәрәңгене бер үк урынга 3-4 елдан да иртәрәк кире утыртмаска кирәк.

Авыл халкы өчен мондый чәчү әйләнеше ясау җиңел түгел, билгеле. Әмма хәл ителмәслек мәсьәлә түгел, дип исәпли агроном.

-Бәрәңге бакчасын өч-дүрт өлешкә бүлеп, шуның бер өлешенә генә бәрәңге чәчергә кирәк,-ди ул. -Ә калган өлешен ял иттерергә. Агрономиядә моны "пар җире" калдыру диләр. Пар җирендә борчак, карабодай, донник, горчица, рапс кебек үсемлекләрнең берәрсен чәчәсе. Бу җирнең гумусын арттыра торган культуралар. Горчица яки рапс чәчә алсагыз бигрәк тә әйбәт. Болар фитосанитар ролен үтәүчеләр. Бакчагыз төрле авырулардан чистарып калыр. Киләсе елда бәрәңге утыртасы участокны алыштырырга кирәк. Болай эшләгәндә сез кечерәк мәйданнан да зуррак уңыш ала аласыз.

Ни чәчсәң…

Фәргать Зәкиев орлыкның әһәмияте хакында сөйләгәч, мин үзем дә, гомер буе бәрәңге үстереп, күпме мөһим нәрсәне белмәгәнмен икән, дип куйдым.

-Еллар буе бер үк бәрәңге орлыгы чәчеп, ул картая, искерә. Ә карт орлык, җирең нинди генә әйбәт булмасын, уңышны саран үстерә,-дип аңлата галим-агроном. -Орлыкка бәрәңгене дуслардан, танышлардан алу да яхшы нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Чөнки әлеге орлыкның нинди хәлдә булуы, чирлеме яисә авыруларга бирешүчәнме икәнлеге билгесез. Орлыклык бәрәңгене, кыйммәт булса да, махсус кибетләрдән, сыйфаты турында белешмәсе булганын сатып алырга кирәк. Әйбәт, элита сортлы бәрәңге орлыгының килосы 50-100 сум тора. Әйтик, бер сутый җиргә уртача 600 сумлык орлык бүлбесе китәчәк. Менә шуннан чыгып, өлешләп булса да орлыкны яңартырга һәм яңартып чәчелгән җирне арттыра барырга кирәк. Сатып алынган әлеге элита орлык сезгә 5-6 елга чаклы әйбәт уңышны гарантияли.

Авырулары аяк чалса

Бәрәңгене үскәндә төрле чирләрдән сакларга да кирәк әле. Безнең яктагы халык колорада коңгызына каршы көрәшергә өйрәнеп җитте. Нәкъ шулай фитофторозага каршы да сезон дәвамында өч-дүрт тапкыр чара күрү зарур. Аның биологик препаратлары кибетләрдә сатыла.

Кайчан чәчәсе?

Күпләр бу сорауга "бакчаны сукалагач" дип җавап бирер. Ә бит җирнең бәрәңге чәчү өчен өлгергән оптималь вакыты бар. Аны һәр кеше үзе дә ачыклый ала. Бәрәңге бакчасында бер уч туфракны кулда кысып, өскә атып җибәрәсең. Җиргә төшкәч ул таралып китсә - утыртырга вакыт. Җир артык кипшенеп тә китмәскә тиеш. Иртәрәк утырту бәрәңгенең язгы дым белән күбрәк яфракка китүенә файдалы.

Бәрәңге бакчасын көзеннән 22-27 сантиметр тирәнлектә сукалатып калдырсаң әйбәт. Язын исә 12-14 сантиметр тирәнлектә эшкәртеп чәчү кирәк. Чәчкәндә рәт арасын 75 сантиметр калдырасы.

Җирең нинди - ачыкла

Үзләренең бәрәңге бакчасындагы җирнең сыйфатын тикшертергә теләүчеләр булса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 21-7-20 телефоны буенча шылтыратырга кирәк. Биредәге белгечләр участогыгызга килеп, лаборатория анализлары аша туфракның сыйфатын, уңдырышлылыгын, чирләре бармы-юкмы икәнлеген ачыклый алалар. Бу эш сездән бераз чыгым да сораячак, билгеле.

Районыбызда бәрәңгене күпләп үстерү белән "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Юрий Тяминовтан иин халыкка нинди бәрәңге орлыклары тәкъдим итүе белән кызыксындым.

-Бәрәңгенең тәменә карап сортын һәр кеше үзе сайларга тиеш,-ди Юрий Анатольевич- Мин узган ел үземнең 50 гектарлы бәрәңге плантациясендә аның дистәгә якын сортын үстердем. Миндә "Беллароза", "Гала", "Молли", "Редскарлет", "Коллетта", "Винетта", "Редледи" сортлары өлгерде. Быел шуларга өстәп "Каратон" дигәнен үстереп карыйм.

Халыкка "Елизавета" сортын үстерергә була. Ул уртача өлгерештәге, корылыкка чыдам, су сипмичә дә диярлек үсә. Фитофторозага һәм башка йогышлы чирләргә чыдам. Кем кечерәк участокта эш итә, аларга "Удача" сортын үстереп карарга мөмкин. Аңа даими су сибәргә, ашлама кертергә кирәк. Ә инде уңышы бер сутыйдан бер тоннага чаклы булырга мөмкин. Һәр төптән 25 бәрәңге бүлбесе чыга. Сакланышы да әйбәт. 7-9 ай буе бер үзгәрешсез диярлек кала, тәме дә үзгәрми.

Кем ничек үстерә

Татьяна Малярова, пенсионер. Юхмачы авылы:

-Мин ялгыз яшим. Һәр елны 10 сутый бакчамда бәрәңге үстерәм. Уңышы бик әйбәт була. Менә бу көннәрдә мин алдан сайлап калдырган орлык материалын баздан чыгарып, әрҗәләргә тутырып, чоланым куям. Ә көннәр төнлә дә "плюс"ка күчкәч, бәрәңге әрҗәләрен такта сараема күчерәм. Чәчәр вакыт җиткәндә аларның ямь-яшел үсентеләре борын төрткән була инде.

Бәрәңгене бары сукалаткан җиргә утыртам. Иң элек чүп үләнен утыйм. Аннан бәрәңге үсенте биргәч кабат утап, бәрәңгене бераз өеп тә барам. Буразналар матураеп кала. Шулай кимендә өч мәртәбә бәрәңге төпләрен өеп чыгам. Коңгызга каршы агуны үзем сиптерәм. Кеше ялласаң, тегендә-монда сипкән була, артыннан янә корт күтәрелә. Мин һәр төпне җентекләп эшкәртәм.

Бәрәңге белән узган ел туганымның баласын (племянник), солдаттан кайткан оныгымны тәэмин иттем. Бәрәңге эшләгәндә арымыйм да, авырмыйм да. Миңа Ходай ярдәм җибәрәдер, мөгаен. Хәзер миңа 73 яшь. Бер дару эчкәнем юк. Туклануым да бик гади: күбрәк күмәч белән чәй, кофе эчәм. Итне, балыкны сирәк ашыйм.

Бәрәңге уңмады, дигәннәренә ышанмыйм. Тәрбия җитмәгәнгә уңмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев