30 март 2015 яңалыклары
-
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында диплом тапшыру
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте - биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу - көллиятнең 35 нче чыгарылышы.
-
“Бәрәңгебез начар булды, үссә дә череде” дип күп кеше әйтә. Бәрәңге нигә үсми, ник авырый? Шуны тикшерәбез
"Бәрәңгебез начар булды, үссә дә череде" кебек сүзләрне ел башында узган авыл җыеннарында күп ишетергә туры килде. Халык бит бәрәңгене "икенче икмәк" дип атый. Һәм тикмәгә түгел. "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле" гомергә табыннарда төп ризык булган, хәзер дә шулай. Терлек, кош-корт өчен дә менә дигән азык ул. Тик соңгы вакытта...
-
Әлки районында елның икенче яртысына газета-журналларга бик күпләр түбәнрәк бәядән язылып өлгергәннәр
Елның икенче яртысына газета-журналларга иске бәядән язылып калу мөмкинлегеннән бик күпләр файдаланып өлгергән. Район почта хезмәткәрләре үзләренә җиткерелгән биремне 46 процентка үтәгәннәр дә инде. Иң яхшы күрсәткечкә Ташбилге хат ташучылары ирешкән: биредә планның 86 процентын «тутырганнар». Яздыру биреме Иске Камка авыл җирлегендә 77 процент, Чуаш Кичүендә - 75, Иске Хурада...
-
Әлки районы мәктәпләре үткән атнада 1,5 тонна макулатура җыеп тапшырганнар
Район мәктәпләре үткән атнада 1,5 тонна макулатура җыеп тапшырганнар. Хәзерге вакытта 6 тонна прессланган макулатура кабул итү пунктына озату өчен әзерләнгән.. Мәктәпләр макулатура кабул итүне оештырганнар, чөнки икенче чимал өчен кыйммәтрәк түләүчесе табылган.
-
Чуаш Кичүе мәктәбендә укытучы истәлегенә волейбол турниры үткәрелде
Чуаш Кичүе мәктәбенең физкультура укытучысы Наил Мөбәрәкшин истәлегенә үткәрелгән волейбол турнирында 9 команда катнашты. Уеннар бик кызыклы булды, һәр команда җиңәргә омтылып көрәште. Нәтиҗәдә беренче урынны Иске Чалы командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Түбән Әлки һәм Иске Матак волейболчылары бүлеште.
-
Әлки районында ашламалар тиешенчә сакланамы
Бүген үткәрелгән терроризмга каршы комиссия утырышында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә минераль ашламаларның сакланышы тикшерелде. Шартлаткыч матдәләрнең бер компоненты булган аммиак селитрасы тиешенчә складлаштыру, бу ашлама урнаштырылган биналарны даими саклау кирәклеге турында район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Әгъләм Тукмаков кисәтеп үтте. Ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев...