Әлки районында елның икенче яртысына газета-журналларга бик күпләр түбәнрәк бәядән язылып өлгергәннәр
Елның икенче яртысына газета-журналларга иске бәядән язылып калу мөмкинлегеннән бик күпләр файдаланып өлгергән. Район почта хезмәткәрләре үзләренә җиткерелгән биремне 46 процентка үтәгәннәр дә инде. Иң яхшы күрсәткечкә Ташбилге хат ташучылары ирешкән: биредә планның 86 процентын «тутырганнар». Яздыру биреме Иске Камка авыл җирлегендә 77 процент, Чуаш Кичүендә - 75, Иске Хурада...
Елның икенче яртысына газета-журналларга иске бәядән язылып калу мөмкинлегеннән бик күпләр файдаланып өлгергән.
Район почта хезмәткәрләре үзләренә җиткерелгән биремне 46 процентка үтәгәннәр дә инде. Иң яхшы күрсәткечкә Ташбилге хат ташучылары ирешкән: биредә планның 86 процентын «тутырганнар». Яздыру биреме Иске Камка авыл җирлегендә 77 процент, Чуаш Кичүендә - 75, Иске Хурада да 58, Каргада 57 процент итеп үтәлгән. 1 апрельдән 2015 елның икенча яртысына вакытлы матбугатка язылу рәсми төстә башлана. Һәм күпчелек басмаларга бәяләр дә арту ягына үзгәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев