Гөлнур Сәгыйтова: “ҮЗЕҢНЕ ҮСМЕР УРЫНЫНА КУЕП КАРА”
Балаларның исерткеч, наркотиклар тозагына эләгүе, җинаятьчелек юлына басуы - җәмгыять өчен бик зур проблема.
Ярый әле бу яктан бездә чагыштырмача имин вәзгыять. Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар инспекциясендә бүген 13 үсмер исәптә тора. Әлеге балаларны кабат тәртип бозулардан саклау, тормышта югалмаска ярдәм итү максатында аларның һәркайсына җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән.
Кем соң ул җәмәгать тәрбиячесе? Балалар язмышына битараф булмаган, аларның сәламәтлегенә, иминлегенә, киләчәгенә хәвеф янаганда игътибарсыз үтеп китә алмаган, "авыр" үсмерләр белән шөгыльләнергә вакытларын һәм көчләрен жәлләмәгән тынгысыз җаннар ул.
Җәмәгать тәрби- ячеләре хәрәкәте совет чорында ук бар иде. Соңгы елларда ул актив күтәрелеш кичерә.
Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина әйтүенчә, әлеге вазыйфага очраклы кешеләрне билге- ләмиләр. Җәмәгать тәрбиячеләре итеп тормыш тәҗрибәсе я балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган, халык арасында абруйлы, хезмәт коллективларында хөрмәт казанган райондашларыбыз сайлап алына.
- Әлеге җәмәгать эшен намус белән башкаручы, үзләре шефка алган балалар өчен чын ихластан кайгыртучы, аларның язмышы өчен янып-көеп йөрүче тәрбиячеләребез байтак, - ди Фәнүзә Фоатовна. - Әйтик, район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы Айрат Гибадуллин, балалар социаль приюты җитәкчесе урынбасары Дания Шәйхетдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе социаль педагогы Гөлсинә Мөхәммәтшина хокук саклау органнары игътибарына эләккән берничә үс- мернең тормышына уңай йогынты ясап, тәртипләрен яхшыртуга ирешә алдылар.
Җәмәгать тәр- биячеләре турындагы канун көченә керүгә, моннан тугыз ел элек шушы авыр һәм игелекле эшкә алынган Гөлнур Сәгыйтованың тырышлыгы нәти- җәләрен, уңышларын исә республикада да күргәннәр һәм бәяләгәннәр. Ел саен үткәрелүче "Татар- стан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйге- сенең ун район катнашында узган зона турында Гөлнур төрле номинацияләрдә ике мәртәбә җиңүче булган.
Гөлнур Сәгыйтова - район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы.
- Төп хезмәтем дә проблемалы балалар белән бәйле бит. Шуңа бу эштә тәҗрибәм шактый. Әмма уку- дан-өйрәнүдән туктаганым юк. Психология нигезләрен дә тирәнтен үзләш- терергә тырышам, бу балаларның күңеленә юл табарга ярдәм итә, - ди Гөлнур.
Ә баланың, бигрәк тә "авыр" үсмернең күңеленә ачкыч табу җиңел түгел. Моның өчен балаларны яратырга, аларны ничек бар, шулай кабул итәргә һәм үсмер белән үзеңне тигез тотарга кирәк, дип саный Гөлнур Сәгыйтова. Ул шуңа да инанган: туры юлдан тайпылган балага ярдәм итү өчен аның әти-әнисе, укытучылары белән уртак тел табу, алар белән бергә-бергә эшләү зарур. Төрле язмышлы балалар белән эшләргә туры килгән аңа. Имин түгел гаиләләрдә үсү- челәре дә булган, ата- ана тәрбиясеннән бөтенләй мәхрүм калучылар да, әти-әниле әйбәт гаилә балалары да…
- 13 яшьлек малай исерткеч эчеп эләккән иде, - дип сөйли ул. - Аңа җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнгәч, әллә ничә тапкыр өйләрендә булдым. Ир белән хатын аерылышканнар. Малай, билгеле, әтисенең гаиләдән китүен авыр кичергән. Әни кеше баласына ярдәм итәргә алынуыма каршы килмәде. Әтисен дә күреп сөйләштем. Ул да улын тәрбияләүдә катнашырга тырышты. Малайны "Алинә" спорт залына көрәш секциясенә урнаштырдык. Тренеры белән дә гел хәбәрләшеп тордым. Мәктәптә дә әледән- әле булырга туры килде. Дәресләргә соңга калмыймы, секциягә йөриме - гел контрольдә тоттым. Малай яхшы якка үзгәрде. Ел ярымнан ул инспекциядән исәптән төшерелде. Хәзер инде ул эшли, армиядә хезмәт итеп кайтты. Әле дә элемтәдә торабыз үзе белән, бер бәйрәмдә дә котламый калмый.
Ә менә шулай ук спиртлы эчемлекләр куллануы өчен исәпкә куелган кыз белән байтак "кыен ашарга" туры килгән. Гаиләсендә дә проблемалар җитәрлек булган үсмер берничек тә контактка барырга теләмәгән, гел читләшкән.
- Ул бик авыр ачылды. Апалары шәһәргә укырга урнаштырган иде, аны да ташлап кайт- ты. Ипләп-җайлап сөйләшә торгач, кыз- ның үзебездәге һөнәр училищесында укырга теләвен сиздем. Туганнары, училище җитәкчеләре белән сөйләшеп, аны шунда урнаштырдык. Әйбәт кенә укыды. Училищены тәмамлап, хәзер Казанда эшли. Ара-тирә телефоннан сөйләшеп торабыз, үткәндәге начар гадәтләрен ташлады кебек, - дип, үз канаты астына алып тәрбияләгән тагын бер үсмер язмышы хакында бәян итә Гөлнур Йосыповна.
Алар дистәгә якын - җәмәгать тәрбиячесе Гөлнур Сәгыйтованы борчуга салган һәм сөендергән, тәрбиянең төрле ысулларын эз- ләргә мәҗбүр иткән, нәтиҗәдә акылга утырып, балигъ булмаганнар комиссиясе тарафыннан "төзәлде" дип табылган малайлар һәм кызлар. Аларның һәркайсының холык- фигыле, проблемалары әле дә Гөлнурның күңел түрендә, ул берсе белән дә элемтәне өзми, һәммәсенең тормышын күз уңында тотарга тырыша.
- Чит балалар булмый, минемчә, - ди ул. - Безнең бүгенге тормышыбыз да, ки- ләчәгебез дә бит алар. Мин үзем балалар язмышына битараф була алмыйм. Нинди "авыр" үсмер белән эшләргә туры килсә дә, аны аңларга, проблемаларын төшенергә, үземне аның урынына куеп карарга тырышам. Түземле булу, аның ышанычын казану да бик мөһим. Ничек кенә булмасын, без балаларны урам йогынтысыннан, яман гадәтләрдән араларга, аларга сәләтләрен ачарга ярдәм итәргә, әйбәт кешеләр булып үсәргә булышырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев