14 апрель 2018 яңалыклары
-
Әлки районында агрокөллият филиалы укучылары Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәләштергән. ФОТО
Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары театр сөючеләргә бүләк ясады.
-
Әлки районы эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы итеп Ришат Насыйбуллин билгеләнде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы итеп полиция подполковнигы Насыйбуллин Ришат Ринат улы билгеләнде. Ришат Насыйбуллин Иске Алпар авылыннан. 1981 елда туган, гаиләле, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Моңа кадәр ул бүлекчә начальнигы урынбасары булып эшләгән иде. Әлегәчә район эчке эшләр бүлекчәсе белән җитәкчелек иткән Вячеслав...
-
Әлки районы мәдәният йортында Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар бәйгесенең зона туры узды
Үткән атнада район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Анда Кама аръягының тугыз районыннан йөздән артык гармунчы катнашты. Зона бәйгесендә районыбыз данын район мәдәният йорты һәм музыка мәктәбенең "Илһам" ("Вдохновение") җыелма ансамбле, авыл гармунчылары, мәдәният хезмәткәрләренең "Туган як" җыелма ансамбле, Югары Әлки һәм Әхмәт авыллары...
-
Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсендә Лев Толстой иҗаты белән таныштылар
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Юхмачы авылы китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты белән танышканнар. Мәгълүм булганча, быел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу Россиянең генә түгел, дөнья әдәбиятына саллы өлеш керткән күренекле әдипнең тууына 190 ел тулу, аның гаиләсенең Казан белән тыгыз элемтәдә булуы...
-
Әлки районында "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр эстрада фестиваленең гала-концерты булды. ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Әлки районында яшәүчеләргә Май бәйрәмнәре яллары турында
1 Май бәйрәмендә безне дүрт көн рәттән ял көтә. 28 апрель шимбәсе эш көне булачак. Аның ялы 30 апрельгә - дүшәмбегә күчерелә. 1 Май - яз һәм хезмәт бәйрәме, 7 гыйнвардагы якшәмбе ялы 2 майга күчерелә. Шулай итеп, 29 апрельдән 2 майга кадәр ял итәчәкбез. 9 Май - Җиңү көне...
-
Гөлнур Сәгыйтова: “ҮЗЕҢНЕ ҮСМЕР УРЫНЫНА КУЕП КАРА”
Балаларның исерткеч, наркотиклар тозагына эләгүе, җинаятьчелек юлына басуы - җәмгыять өчен бик зур проблема.