Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсендә Лев Толстой иҗаты белән таныштылар

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Юхмачы авылы китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты белән танышканнар. Мәгълүм булганча, быел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу Россиянең генә түгел, дөнья әдәбиятына саллы өлеш керткән күренекле әдипнең тууына 190 ел тулу, аның гаиләсенең Казан белән тыгыз элемтәдә булуы...

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Юхмачы авылы китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты белән танышканнар.

Мәгълүм булганча, быел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу Россиянең генә түгел, дөнья әдәбиятына саллы өлеш керткән күренекле әдипнең тууына 190 ел тулу, аның гаиләсенең Казан белән тыгыз элемтәдә булуы белән дә бәйле. Интернатта тәрбияләнүчеләр социаль хезмәткәр Татьяна Клянина белән бергә авыл китапханәсендә экскурсиядә булалар. Китапханәче Галина Фомина аларга Лев Толстойның тормыш юлы, иҗаты хакында сөйләгән, аның китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштырган. Кунаклар язучы турындагы әңгәмәне зур кызыксыну белән тыңлаганнар, китапларын укырга алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев