Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ХАЛЫК АКЧАСЫНЫҢ ҺӘР СУМЫ ФАЙДАЛЫ ЭШКӘ ҖИГЕЛГӘН

Алты меңнән артык кеше яшәгән Базарлы Матак авыл җирлегендә быел үзара салым акчалары нинди максатларга тотылган? Бу хакта авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин халык алдында хисап тотты. Узган ел 20 ноябрьдә үткән референдумда бу җирлектә яшәүче халык үзара салым хисабына дүрт юнәлештә эшләр башкаруны билгеләп тавыш биргән иде....

Алты меңнән артык кеше яшәгән Базарлы Матак авыл җирлегендә быел үзара салым акчалары нинди максатларга тотылган? Бу хакта авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин халык алдында хисап тотты.

Узган ел 20 ноябрьдә үткән референдумда бу җирлектә яшәүче халык үзара салым хисабына дүрт юнәлештә эшләр башкаруны билгеләп тавыш биргән иде. Бу - авыл урамнарын яктырту, су белән тәэмин итүне яхшырту, зиратларны тәртипкә китерү һәм паркларны төзекләндерү. Болар барысы да район үзәге өчен бик мөһим юнәлешләр.

Без Рәшит Мусин белән халыкның салым акчаларына башкарылган эшләрне үзебез карап, барлап та чыктык.

Урамнарны яктырту

1 ноябрьгә кадәр Базарлы Матак җирлегендә яшәүчеләрдән 938 мең 273 сум салым кергән. Шуның 295 мең сумнан артыгы урам утлары өчен тәгаенләнгән. Әлеге акчага Татарстан хөкүмәтенең дүртләтә ярдәме дә өстәлгәч, ул миллион сумнан артып китә.

Без әнә шул күләмле средстволарның кайларда файдаланылуын барлаудан башладык эшне. Базарлы Матакның Крайнов урамында яктырткычлар өчен металлдан эшләнгән заманча баганалар утыртылган. Әлегә шундый 15 багана бастырыл-ган. Сүз дә юк, болар бик матур, урам әйбәт яктыртыла, электр энергиясе экономияле файдаланыла. Әмма бу баганаларның бәясе дә шактый - һәр бишесе 100 мең сум тора. Боларына өстәп, Крайнов урамы буенча шундый яктырткычлар кую өчен тагын 10 баганага акча күчерелгән. Моннан тыш, баганалардагы лампаларга җир астыннан сузу өчен һәр метры 250 сум торган 660 метр электр кабеле сатып алынган. Болар зур чыгымнар сорый торган күләмле эшләр. Әмма безнең район үзәге, бигрәк тә төп урамыбыз шундый заманча матур яктырткычлар урнаштыруга бик лаек. Бу эш киләсе елга да дәвам иттереләчәк.

Район үзәге урамнарын йөзләгән лампа яктырта. Алар файдаланган электр энергиясе чыгымнары һәр айда 200 мең сум тәшкил итә. Моның өчен түләү үзара салым хисабына башкарыла. Зур чыгымнар, әлбәттә. Әмма тора-бара баганалардагы лампаларны светодиодлыга алыштырганда электр энергиясе чыгымнарын берничә тапкырга киметергә мөмкин булачак. Базарлы Матакның Залаков урамына шундый яктырткыч лампалар сатып алып куела башлаган да инде.

Паркларны төзекләндерү

Бу эшләргә халыктан 215 мең 505 сум үзара салым кергән. Дүртләтә субсидия хисабына бу өлкәдә дә күп эшләр башкарырга мөмкинлекләр туган. Базарлы Матактагы Үзәк паркның шактый гына өлешендә тимер коймаларның таш баганалары кирпечтән яңартып өелгән. Геройлар паркында тимердән чүкеп ясалган матур сәхнә эшләп куелган (98 мең 830 сум). Паркларда электр-монтажлау эшләре шактый башкарылган (100 мең сумга якын). Геройлар паркына урнаштырылган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан танкны буяу, реставрацияләү, мәйданчыгын ясау 63 мең 200 сумга төшкән. Тиздән Ана даны паркына бик матур һәйкәл куелачак. Аның өчен быелгы үзара салым акчасыннан 110 мең сум күчерелгән инде.

Су белән тәэмин итү

Базарлы Матакта халыкны су белән тәэмин итү әле дә урыны белән кискен мәсьәлә булып кала. Дөрес, бу юнәлештә соңгы елларда хәйран эшләр башкарылды. Быел халыктан кергән салымга Филиппов, Социализм, Афанасьев, Үзәк усадьба урамнарында күләмле су үткәрү эшләре башкарылган. Дистәләгән өйгә су килгән, яисә су белән тәэмин итү яхшырган. Гомер булмаганны, авыл җирлеге башкарма комитетының бүген 400 метр озынлыкта запас суүткәргеч торбалары бар.

Быел өч су башнясы буялган. Алдарак елларда берничә су башнясы тирәсе санитар зона буларак әйләндереп алынган иде. Район башлыгы Александр Никошин узган халык җыенында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин алдына калган су башнялары тирәләрен дә санитар зона ясап тотып алу бурычын куйды. Димәк, су белән тәэмин итү юнәлешендә әле тагын байтак чыгымнар тотып зур эшләр башкарасы бар.

Зиратларны тәртиптә тоту

Без Базарлы Матактагы мөселман һәм православный зиратларында башкарылган эшләрне дә күрдек. Православныйларның мәңгелек йортында бик күп карт агачлар киселеп, читкә өеп куелган. Зират тирәсен тимер рәшәткә белән тотып алу төгәлләнеп килә. Кирәк-ярак әйберләрне кую өчен зират эчендә җыйнак кына таш бина төзелгән. Аның янында махсус мәйданчык булдырып, чүп-чар савытлары урнаштырылган.

Татар зираты тирәсе исә тулысынча тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Монда әлеге зираттагы эшләрне алып баручы Әсхәт абый Шәраповның тырышлыгы күп кергән. Ул күп хезмәтләрне өмәләр оештырып башкарган. Шулай ук Түбән Биктимер авылы зираты тирәсе дә матур тимер койма белән тотыла башлаган. Монда исә авыл мулласы Ришат хәзрәт Шәяхмәтов күп хезмәт куя. Гомумән алганда, җирлектәге өч зиратны төзекләндерү өчен 516 мең 464 сумлык материаллар сатып алынган.

Салым суммасы үзгәрешсез кала

Югарыда аталганнардан тыш та, авыл җирлегендә күп төрле эреле-ваклы һәм чыгымнар сорый торган эшләр башкарылып тора. Авыл җирлеге башкарма комитеты халык алдында үзара салымның һәр сумы, һәр тиене кая тотылуы хакында тулы хисап тотты.

Менә 19 ноябрьдә булачак бердәм референдумда Базарлы Матак җирлегендә яшәүчеләр киләсе 2018 елда үзара салымны нинди максатларда тоту буенча үз фикерләрен белдерәчәкләр. "Әлки хәбәрләре" газетасында җирлек советының бу хактагы карары да басылды. Анда күрсәтелгәнчә, бер кешегә билгеләнгән еллык үзара салым күләме үзгәрешсез - 540 сум кала. Шуның 180 сумын - урам утларына, 120 сумын - су белән тәэмин итүгә, 120 сумын - зиратларны тәртиптә тотуга, 60 ар сумын - паркларны һәм урам юлларын төзекләндерүгә юнәлтү планлаштырылган.

Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым буенча үткәреләчәк референдумда һәр елдагыча актив катнашырлар дип уйларга кирәк. Чөнки болар барысы да халыкның яшәү һәм көнкүреш шартларын яхшырту, уңайлы итү өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев