3 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки егетләре Алабугадан җиңү белән кайттылар
Бокс буенча 15 нче Бөтенроссия турнирында безнең егетләр җиңү яулады. Алабугада үткән әлеге бәйгедә Базарлы Матактан Кирилл Зинкин һәм Закир Матчанов үз үлчәмнәрендә беренче урыннарны алдылар. Егетләрне ярышка тренер Ленар Ситдыйков әзерләде. ormal>Алабугада үткән әлеге бәйгедә Базарлы Матактан Кирилл Зинкин һәм Закир Матчанов үз үлчәмнәрендә беренче урыннарны алдылар. Егетләрне ярышка...
-
Әлки районы: июль аенда көчле яңгыр һәм җил-давылдан зыян күргән социаль яклау бинасында ремонт башланды
Район социаль яклау бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Казаннан килгән "Проградстрой" оешмасы төзүчеләре ике катлы бинаның түбәсен алыштыруга керештеләр. Бу максатта республикадан 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Тора-бара төзекләндерү эшләре өчен тагын бер миллион 200 мең сум средство бирү мәсьәләсе карала. Әлеге акчага бинаның эчке ягы ремонтланачак. Бер уңайдан...
-
Әлки районында бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан районда күп бәйрәм чаралары үтәчәк. 3 ноябрьдә Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Геройлар паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары "Тормышыбызның олы казанышлары" дигән бәйрәм программасы оештыра. Ана...
-
Балаларга, оныкларга үрнәк күрсәтик
Яңа Камка авылы зиратының чисталыгын, төзеклеген гел кайгыртып торучы авылдашларыбыз бар. Язмамның башында ук аларга рәхмәт әйтәм. Авылыбыз зиратының әйләнә-тирәсен тимер рәшәткә белән тотып алу төгәлләнеп килә. Әмма бу мәңгелек йортыбызда эш бетте дигән сүз түгел әле. Табигать үзенекен итә - зиратта бик тиз чүп үләннәре калка, өрәңге, тополь ише...
-
Фронт хатларын мәңгеләштерик
Фронт хатлары - совет кешеләренең кыюлыгы, геройлыгы һәм патриотлыгы документлары ул. Совет солдатларының ватанпәрвәрлек рухы киләчәк буыннар өчен дә гражданлык батырлыгы һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып хезмәт итәчәк. Гомер-гомергә Россияне данлаган кыйммәтләрне - хәтер, намус, туган җиргә мәхәббәт хисен югалтырга ярамый. Хәтерен җуйган халык бүтән халыкларның үзенә карата ихтирамын...
-
ХАЛЫК АКЧАСЫНЫҢ ҺӘР СУМЫ ФАЙДАЛЫ ЭШКӘ ҖИГЕЛГӘН
Алты меңнән артык кеше яшәгән Базарлы Матак авыл җирлегендә быел үзара салым акчалары нинди максатларга тотылган? Бу хакта авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин халык алдында хисап тотты. Узган ел 20 ноябрьдә үткән референдумда бу җирлектә яшәүче халык үзара салым хисабына дүрт юнәлештә эшләр башкаруны билгеләп тавыш биргән иде....