Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фронт хатларын мәңгеләштерик

Фронт хатлары - совет кешеләренең кыюлыгы, геройлыгы һәм патриотлыгы документлары ул. Совет солдатларының ватанпәрвәрлек рухы киләчәк буыннар өчен дә гражданлык батырлыгы һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып хезмәт итәчәк. Гомер-гомергә Россияне данлаган кыйммәтләрне - хәтер, намус, туган җиргә мәхәббәт хисен югалтырга ярамый. Хәтерен җуйган халык бүтән халыкларның үзенә карата ихтирамын...

Фронт хатлары - совет кешеләренең кыюлыгы, геройлыгы һәм патриотлыгы документлары ул. Совет солдатларының ватанпәрвәрлек рухы киләчәк буыннар өчен дә гражданлык батырлыгы һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып хезмәт итәчәк. Гомер-гомергә Россияне данлаган кыйммәтләрне - хәтер, намус, туган җиргә мәхәббәт хисен югалтырга ярамый. Хәтерен җуйган халык бүтән халыкларның үзенә карата ихтирамын да югалтачак. Фронт хатлары дистәләрчә мең ватандашларыбызда - Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның балаларында һәм оныкларында сак-лана. Аларның күчермәләрен мәңгеләштерергә омтылу әле беренче тапкыр. Ул чор кешеләре язышкан хатлар күптәннән инде аларның шәхси эше генә түгел. Бу инде тарих.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясе хуп-лавы белән "Тарихи хәтер" проекты гамәлгә ашырыла башлагач, районыбыздан дәүләт архивына 24 фронт хаты җибәрелде. Алар барысы да гаилә архивларында сакланган хатлар. Борискино авылыннан Белов Андрей Степановичның оныгына аеруча рәхмәт - аларның 13 гаилә ядкәре сугыш чорының хатлар онлайн-архивында мәңгеләштереләчәк.

Кәгазь - әллә ни озак саклана торган материал түгел. Окопларда карандаш кисәкләре белән язылган хәрефләр төссезләнә, кайберләренең читләре бөкләнә, ертыла. Иң кызганычы, солдат хатларын саклаучылар дөньядан китеп бара.

Бу хатларны әле саклау һәм киләсе буыннарга күрсәтү мөмкинлеге бар. Фронт хатлары, открыткалары сакланган һәркем әлеге акциядә катнаша ала. Бу Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен кирәк. Акциядә катнашырга теләүчеләр фронтовик туганнарының сугыштан язган хатларын мәктәпкә яисә авыл җирлеге советына тапшыра алалар. Хатларның күчермәсен алып, төп нөсхәсе кире кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев