Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга, оныкларга үрнәк күрсәтик

Яңа Камка авылы зиратының чисталыгын, төзеклеген гел кайгыртып торучы авылдашларыбыз бар. Язмамның башында ук аларга рәхмәт әйтәм. Авылыбыз зиратының әйләнә-тирәсен тимер рәшәткә белән тотып алу төгәлләнеп килә. Әмма бу мәңгелек йортыбызда эш бетте дигән сүз түгел әле. Табигать үзенекен итә - зиратта бик тиз чүп үләннәре калка, өрәңге, тополь ише...

Яңа Камка авылы зиратының чисталыгын, төзеклеген гел кайгыртып торучы авылдашларыбыз бар. Язмамның башында ук аларга рәхмәт әйтәм.

Авылыбыз зиратының әйләнә-тирәсен тимер рәшәткә белән тотып алу төгәлләнеп килә. Әмма бу мәңгелек йортыбызда эш бетте дигән сүз түгел әле. Табигать үзенекен итә - зиратта бик тиз чүп үләннәре калка, өрәңге, тополь ише агачлар томалап ала. Шуларны балта, чалгы белән елга бер-ике мәртәбә чистартып торырга кирәк. Әмма шушы гади генә эшләрне бергәләп оешып башкарып чыгуы читен.

Ә бит районда яшәүче авылдашларыбыз шактый. Тик күбебез зиратка килсәк тә бер кабер эчен генә чистартып китәбез. Ә кабер тирәли үсеп утыручы агачлар кала килә, орлыкларын сибә тора. Әгәр без зиратның бөтен өлешен - эчен-тышын чистартып, үсентеләрен кискәләп торсак, авылыбыз каберлеге агач астында калмас иде.

Бериш авылдашлар, монда безнең якыннарыбыз күмелмәгән, дигән сылтау белән булышырга ашыкмый. Яңа Камка зираты без белгәннән бирле ике-өч мәртәбә зурайтылды. Зират эчендә йөргән кеше белә - анда буш урыннар юк диярлек. Заманында безнең авылда 200 гә якын йорт булган. Мәңгелек йортыбызның 300 еллык тарихы бар. Әби-бабаларыбыз бар да шунда күмелгән. Барыбызның да нәселдәшләребез, туганнарыбыз шушы зиратта ята дигән сүз. Үзебез барып эшләү генә түгел, балаларыбызны, онык-ларыбызны да зиратка алып киләсе иде. Аларны эшләтеп тә, бераз күрсәтеп-сөйләп тә калдырыйк әле. Шулай эшләмәсәк, алар әби-бабаларыбызның каберләрен каян, ничек белсеннәр?!

Сүземне йомгаклап шуны әйтәм: елга бер-ике мәртәбә ике-өч сәгать балта-пычкы белән зиратта эшләп кайтырга теләк һәм вакыт тапсак иде. Матур саф һавада эшләү үзе бер шифа, бик зур савап та булыр иде. Хәзер һәрберебезнең машинасы бар, булмаса күршеләребез, дусларыбыз да илтеп куя.

Ислам Габидуллин,

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев