Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан районда күп бәйрәм чаралары үтәчәк. 3 ноябрьдә Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Геройлар паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары "Тормышыбызның олы казанышлары" дигән бәйрәм программасы оештыра. Ана...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан районда күп бәйрәм чаралары үтәчәк.

3 ноябрьдә Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Геройлар паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары "Тормышыбызның олы казанышлары" дигән бәйрәм программасы оештыра. Ана даны паркында исә район үзәк китапханәсе коллективы Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары белән берлектә "Без бердәм" дигән тематик чара үткәрәчәк. Парклардагы барлык тамашалар 14 сәгатьтә башлана.

Ә 4 ноябрьдә әлкилеләр район мәдәният йортына "Бердәмлектә безнең көч" дигән тематик концертка чакырыла. Концертта район мәдәният йорты, музыка мәктәбе коллективлары, үзешчән сәнгать осталарыбыз чыгыш ясаячак. Тамаша 18 сәгатьтә башлана.

3 һәм 5 ноябрь кичләрендә (19.00) район мәдәният йортында дискотекалар оештырыла.

Бәйрәм чараларына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев