Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: июль аенда көчле яңгыр һәм җил-давылдан зыян күргән социаль яклау бинасында ремонт башланды

Район социаль яклау бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Казаннан килгән "Проградстрой" оешмасы төзүчеләре ике катлы бинаның түбәсен алыштыруга керештеләр. Бу максатта республикадан 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Тора-бара төзекләндерү эшләре өчен тагын бер миллион 200 мең сум средство бирү мәсьәләсе карала. Әлеге акчага бинаның эчке ягы ремонтланачак. Бер уңайдан...

Район социаль яклау бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды.

Казаннан килгән "Проградстрой" оешмасы төзүчеләре ике катлы бинаның түбәсен алыштыруга керештеләр. Бу максатта республикадан 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Тора-бара төзекләндерү эшләре өчен тагын бер миллион 200 мең сум средство бирү мәсьәләсе карала. Әлеге акчага бинаның эчке ягы ремонтланачак. Бер уңайдан тәрәзәләрен алыштыру да планлаштырыла.

Хәтерлисездер, әлеге бина быел 6 июльдә районда булган көчле яңгыр һәм җил-давыл вакытында зур зыян күргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев