Әлки районы: Базарлы Матакта күпер төзелеше ахырына якынлашып килә
Базарлы Матакта Актай елгасы аша салынучы күпер төзелеше ахырына якынлашып килә.
Яңа күпернең элеккесеннән өстенлекләре нинди? Гаять катлаулы һәм мактаулы һөнәр ияләре - күпер төзүчеләр янында булып, әнә шулар турында да кызыксындык. Күпер төзелешенең нечкәлекләре хакында безгә "Мостовик" җәмгыятенең баш инженеры Владимир Пермяков сөйләде.
-Бу күпер төзелешенә без май бәйрәмнәре үткәч керештек. Башта автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен елга аша вакытлыча кичү салынды. Аннан инде утыз елдан артык хезмәт иткән күперне сүтә башладык,-ди баш инженер.
-Владимир Иванович, күперебез бик тузган идеме?
-Иске күперне "Зәйгидромонтаж" идарәсе төзегән булган. Мин үзем дә шунда 30 ел хезмәт куйдым. Заманына күрә күпер бик нык итеп салынган. Әмма ул бар яктан - мораль һәм матди күзлектән дә - тузган иде инде. Хәзергедәй авыр йөк машиналары йөрүгә исәп тотып төзелмәгән бит ул теге вакытта. Кыскасы, Әлки районы җитәкчелеге бу күпер төзелеше мәсьәләсен бик вакытлы күтәреп, планга кертә алдылар.
-Димәк, бүген сафка бастырылучы күпер заманча, искесеннән күп яктан өстен булачак?
-Әйе, нәкъ шулай. Күпернең озынлыгы 40 метр, киңлеге 15 метрдан артык. Искесе 8 метр киңлектә иде. Яңа күпердә транспорт өчен ике якка да берьюлы иркен хәрәкәт итү полосалары булачак. Моннан тыш, 1,5 метр куркынычсызлык полосасы. Бу инде киң габаритлы транспорт чаралары өчен дә хәрәкәт итү җайлы булачак дигән сүз. Күпердә шулай ук 2 метр киңлектә, автомобиль хәрәкәтеннән киртәле барьерлар белән сакланган җәяүлеләр юлы да була. Бу күпер бит район үзәген икегә аерып торган елга аша төзелә. Моннан җәяүлеләр дә күп йөриячәк.
Берничә көн элек яңа күпернең балкаларын куя башладылар. Алар җиргә 29 метр тирәнлектә кагып кертелгән тимер субайларга беркетелә. Инде төзүчеләр эшне балкалар өстенә җәелгән плитәләр өстеннән йөреп башкаралар. Әлеге балкалар бик чыдам, күгәрүгә бирешми, озак еллар хезмәт итәчәк. Аларны Яшел Үзәндәге корабльләр төзү заводы җитештергән.
Күпер төзелеше бик четерекле, зур осталык сорый торган хезмәт. Бу объектта Алексей Ещев бригадасы эшли. Әлеге бригада моңа кадәр Иске Тумба, Түбән Әлки, Хузангай, Кората, Урта Биктимер авылларында күперләр салды, булганнарын ремонтлады.
Бригадада бүген ун кеше хезмәт куйса, шуларның бишесе Әлки егетләре. Прораб Алексей Ещев аларны мактап та алды.
-Әлкилеләр Владимир Борзов, Алмаз Шәрапов, Александр Горшков, Данил Захаров иң оста күпер төзүчеләребез,-ди ул.
"Җитмеш төрле һөнәр иясе" Роман Кравецны да мактап телгә алды җитәкче. Бу егет шофер да, эретеп ябыштыручы да, шул ук вакытта газ белән кисү эшләрен һәм арматурачы һөнәрен дә җиңел, оста башкара икән. Иван Ливанов - менә дигән эретеп ябыштыручы, Владимир Кудосов - алтын куллы монтажчы.
Вакыт-вакыт күпер төзүчеләр бериш техниканы районнан алып та эшләтәләр. Без алар янында булганда эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның 28 метр биеклектәге краны күпер салучыларга ярдәмгә килгән иде. Әлеге кәттә кран белән Түбән Әлки егете Руслан Сәгыйров идарә итә.
Яңа күпер гасыр буе хезмәт итәрлек итеп төзелә. Мәгълүм булганча, "Мостовик" җәмгыяте бүген республиканың Кама аръягы төбәгендә күпер төзүче иң көчле предприятие. Монда 250 ләп кеше хезмәт куя. Алар берьюлы 5-6 күпер салалар һәм ремонтлыйлар. Иң заманча махсус техника паркы да аларда. Миксерлы бетон ташу автомобильләре генә дә бер дистә бу предприятиедә. Монда бетон измәсенең сыйфатын аерым лаборатория тикшереп, контрольдә тота. Эретеп ябыштыручылар эшен электрон җайланма аша тикшерәләр.
"Мостовик" предприятиесе "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте базасында төзелеп, 10 ел инде Кама аръягы районнарында күперләр салу һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Бу предприятие кече күперләр төзүче саналса да, Зур Чирмешән елгасы аша озынлыгы 287 метрга җиткән күпер дә салганнар. Тагын 180, 130, 100 метр озынлыктагы күперләр төзегәннәре бар. Кыскасы, "Мостовик"лылар - үз эшләренең чын осталары. Ә бит күпер төзү, чишмәләр чистарту кебек үк, изге эшләрдән санала. Мин баш инженер Владимир Пермяковтан сорап та куйдым:
-Шулкадәр еллардан бирле күперләр төзелешендә эшләп, сез бик күп савап җыйгансыздыр инде,-дим.
-Күпер салучыларны, кайсы районда эшләсәк тә, бик хөрмәтлиләр, анысы дөрес. Әлки районында җитәкчеләр безгә бигрәк тә игътибарлы. Гомумән, Әлки ягында гомер-гомергә күперчеләргә хәерхаһлы булдылар. Мин Татар Борнае, Чуаш Борнае, Иске Салман, Иске Матак, Чуаш Кичүе, Карга, Хлебодаровка авыллары күперләрен төзүдә катнаштым. Безгә әйбәт мөнәсәбәттә булып, ярдәм итәргә әзер тордылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары булып озак еллар хезмәт куйган, Әлки җирендә күперләр төзелешен аерым контрольдә тоткан Ришат Хәлиуллинны мин гел хөрмәт белән искә алам. Алар район халкын чын ихластан кайгыртып эшләгән җитәкчеләр булып хәтердә калган.
-Владимир Иванович, әлкилеләр дә сез төзегән күперләр өчен бик рәхмәтле. Эшләрегез һәрчак уңышлы барсын! Ә район үзәгендәге яңа күперне кайчан файдалана башларбыз икән?
-Октябрьдә төзелеш эшләрен төгәлләргә дип торабыз.
Димәк, тиздән без район аша узучы федераль автомобиль трассасында яңа күпердән йөриячәкбез. Төзүчеләрнең зур хезмәте белән булдырылган әлеге кичүдә хәрәкәт тә имин була күрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев