14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы Базарлы Матак авылының бер өлешендә 15 сентябрьдә су булмаячак
15 сентябрьдә, җомга көнне, район үзәгендә Актай елгасының сул ягында - Крайнов урамыннан башлап Көнчыгыш урамына кадәр су бирү туктатыла.
-
Әлки районында 2326 кешегә гриппка каршы прививка ясалган
Районда 2326 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, боларның 996 сы - балалар.
-
Әлки районы: Базарлы Матакта күпер төзелеше ахырына якынлашып килә
Базарлы Матакта Актай елгасы аша салынучы күпер төзелеше ахырына якынлашып килә.
-
Әлки районында бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре операция үткәрә
Бүген, 14 сентябрьдә, юлларда иминлекне тәэмин итү, аварияләрне кисәтү, кешеләрнең зыян күрүенә юл куймау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Әлки хәбәрләре" район газетасы журналистлары белән берлектә юлларда махсус операция үткәрәләр. Рейдлар вакытында күбесенчә транспорт йөртүчеләр һәм пассажирларның хәвефсезлек каешларын каптырып йөрү-йөрмәүләренә игътибар биреләчәк.
-
Әлки районында өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында хәвефсезлек чаралары күрелә
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итүгә бик зур әһәмият бирелә.
-
Әлкилеләр Бөек Ватан сугышы мемориалы вәкилләре белән очрашуга әзерләнә
Республика Милли музееның Бөек Ватан сугышы мемориалы вәкилләре район халкы белән очрашуга киләчәк.