Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында хәвефсезлек чаралары күрелә

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итүгә бик зур әһәмият бирелә.

"Экстремизмга- юк!" айлыгы барышында иминлек мәсьәләләренә игътибар тагын да арткан. Биредә бүген 70 кеше тәрбияләнә. Аларның күбесе бүтәннәр ярдәменә мохтаҗ, мөстәкыйль йөри алмаучылар да бар. Интернатта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтелеше гел игътибар үзәгендә. Бина янгын сигнализациясе җайланмасы белән җиһазланган. Хәвеф сигнализациясе кнопкасы да урнаштырылган.(кнопка тревожной сигнализации). Биредә ай саен ут-күз чыгу ихтималы булганда кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрәләр. Шушы көннәрдә террорлык куркынычы янаган очракта өлкәннәр һәм инвалидларның иминлеген тәэмин итү буенча да тренировка-өйрәнүләр үткәрергә җыеналар. Интернатта пропуск режимын үтәү дә бик кырыс куелган. Өлкәннәрне дә үз-үзләрен саклау күнекмәләренә, уяулыкка өйрәтәләр. Полиция участок уполномоченные Сергей Самаркин да әлеге социаль учреждениене күз уңында тота. Бу атнада ул интернатта террорлык, эстремистлык күренешләре, андый хәвефләрне булдырмау турында әңгәмә үткәргән. Дин әһелләре шулай ук биредә еш була. Алар да "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында өлкәннәр белән әңгәмә-вәгазьләр үткәрергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев