Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Бөек Ватан сугышы мемориалы вәкилләре белән очрашуга әзерләнә

Республика Милли музееның Бөек Ватан сугышы мемориалы вәкилләре район халкы белән очрашуга киләчәк.

Әлеге музей-мемориал оештырган эзләнүләр нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган 1008 татарстанлының язмышлары ачыкланган. Шул исәптән безнең Әлки районыннан фронтка китеп яуда башын салган 63 кеше хакында мәгълүматлар табылган, аларның кайда һәлак булуы беленгән.

Михаил Черепанов җитәкчелегендәге музей-мемориал хезмәткәрләре район халкы белән очрашуда әлеге язмышлары ачыкланган сугышчы якташларыбыз хакында сөйлиячәк. Алар шулай ук эзләнү экспедицияләре вакытында сугыш барган җирләрдә табылган материалларны да алып килергә җыеналар. Солдатларның сугышчан бүләкләренең күчермәләре аларның туганнарына тапшырылачак.

Очрашу 29 сентябрьдә сәгать 10 да район мәдәният йортында була. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев