Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы өлкәннәре Татарстаныбыз Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны сайларга дигән тәкъдимне хуплыйлар

Республиканың иң абруйлы берничә иҗтимагый оешмасы көзге сайлауларда Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Беренче булып моны "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте эшләде: үзләренең сәяси советлары утырышында аның әгъзалары шундый карарга килделәр. Аннары берьюлы ике ветераннар оешмасы да шундый ук тәкъдим белән чыктылар. Болар - "Татарстан ветераннар берлеге" һәм Татарстан...

Республиканың иң абруйлы берничә иҗтимагый оешмасы көзге сайлауларда Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Беренче булып моны "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте эшләде: үзләренең сәяси советлары утырышында аның әгъзалары шундый карарга килделәр.

Аннары берьюлы ике ветераннар оешмасы да шундый ук тәкъдим белән чыктылар. Болар - "Татарстан ветераннар берлеге" һәм Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре. Өлкәннәрдә тормыш тәҗрибәсе бай, дөньяга караш зирәк, алар күпне күргән, күпне кичергән. Шуңа да бүгенге тормышыбызны үткәне белән чагыштырырга һәм яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә алалар. Без, журналистлар, әби-бабайлар белән еш аралашабыз. Һәм һәрвакыт бер фикер ишетәбез: "Тормышыбызга шөкер итеп туймыйбыз. Ил-көн тыныч, имин. Өлкәннәрне кайгыртып, вакытында пенсияләрне түләп торалар. Кирәк чакта ярдәм итәләр. Кибет тулы ризык, кием-салым, теләгәнеңне сайла. Эшлим дисәң, ирегеңне чикләүче юк: үзең, гаиләң өчен эш башлыйсыңмы, дәүләткә хезмәт куясыңмы… Кадерен белергә кирәк заманның һәм җитәкчеләребезне хупларга кирәк", диләр алар.

Заманнарның да, илбашларының да төрлесен күргән өлкәннәр үз сүзләрен гамәлләре белән раслап та куйдылар - көзге сайлауларда Татарстаныбыз Президенты итеп кабат Рөстәм Миңнехановны сайларга дигән тәкъдим белән чыктылар.

-Безнең район өлкәннәре дә бу тәкъдимне хуплый, дип ышанам,-ди район ветераннар советы рәисе Фаиз ага Шакиров. -Менә әле генә булып үткән вакыйгаларны искә төшерик әле. Ничек зурлап, ветераннарыбызны кадерләп Җиңү бәйрәмен билгеләп үттек. Өлкәннәрне дә, яшьләрне дә берләштерде бит бу бәйрәм. Ә аңарчы районда яшәүче сугышта катнашкан һәр ветеранны фатирлы итте дәүләт, өйләрен ремонтлатты, нинди ярдәм кирәк, шуны күрсәтеп торалар. Минем аңлавымча, боларның барысы да республикабыз җитәкчелегеннән, беренче чиратта Рөстәм Нургали улыннан килә. Сугыш чоры баласы, аннары армия хезмәте үткән, төрле җаваплы эшләрдә эшләгән, озын гомер кичергән кеше буларак шуны әйтә алам: Бүгенге көндә Татарстаныбызның Президенты итеп сайлау өчен Рөстәм Миңнехановтан да кулайрак кеше юк.

Өлкәннәр сүзен ишеткәч, инде яшьрәк буын фикеренә колак салыйк. "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасы безнең районда ике дистә еллап эшчәнлек алып бара. "ТЯГ" әгъзаларын тормышыбыздагы төрле мәсьәләләр борчый. Алар арасында халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, балаларны туган телләрендә укыту, милли тәрбия бирү, яшьләр белән эшләү кебекләре бар. Ягъни көнкүрешебезнең бүгенгесенә, җәмгыятебезнең киләчәгенә кагылышлылары. Һәм "Татарстан-Яңа гасыр" аларны хәл итүгә үз өлешен кертергә омтыла. Хәзерге вакытта иҗтимагый оешманың район бүлекчәсе 100 дән артык әлкилене берләштерә. Аның җитәкчесе Азат Низамиев әйтүенчә, "ТЯГ" әгъзалары республикабыз президенты постында бары Рөстәм Миңнехановны гына күрәләр.

-Татарстанның нинди зур һәм ышанычлы адымнар белән үсүе, илебездә иң алга киткән төбәк саналуы, бөтен дөньяда абруе үсү Президент Рөстәм Миңнехановның күпкырлы эшчәнлеге белән бәйле икәнлеген кабатлап тормасак та, һәркем аңлый. Тормыш та, дөньядагы хәлләр дә ил халкын һәм җитәкчеләребезне төрлечә сыный. Әмма Рөстәм Нургалиевичның, ул туплаган команданың зирәклеге, компетентлыгы ул сынаулардан җиңеп кенә түгел, ныгып, көч арттырып чыгу мөмкинлеге бирә. Әле республикабыз үсешендә кызып кына бара, ә иң зур казанышлар алда, дип уйлыйм. Шуңа да без Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтәбез,-ди Азат Низамиев.

13 майда Татарстан Президентына кандидат тәкъдим итү башланды, ул 5 июньгә чаклы дәвам итәчәк. "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итүче иҗтимагый оешмалар президентлыкка кандидатларны күрсәтә алалар. Партия эчендә үткәрелә торган алдан сайлауларда (праймериз) үзләрен үзләре тәкъдим итүчеләр дә катнашырга мөмкин. Татарстан бу мөһим эштә дә өлгерлек күрсәтте - ул Россиядә Президентлыкка кандидатны иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашучылар күрсәткән беренче төбәк булды. Шунысын да әйтик: праймеризларны үткәргәндә барысы да ачыктан-ачык булсын өчен махсус сайт ачылды (www.ghfqvthbp-рт.рф).

Соңгы тапкыр Татарстан Президентын республика халкы 15 ел элек сайлаган иде. Һәм менә алда безне тагын сайлаулар көтә: 13 сентябрьдә республикабыз башлыгын сайлаячакбыз. Тәкъдимнәр, бәлки бер генә булмас. Әмма карарыбыз уртак булсын иде. Чөнки башланган бик зур эшләрне уңышлы тәмамлыйсы һәм яңа максатлар куеп, киләчәккә атлыйсыбыз бар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев