Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: мәктәптә “ачык дәресне” ФАС белгече үткәрә

Электрон сату-алуларның законлы башкарылуын, җылылык, электр энергиясе, газ, су белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелүен, гадел конкуренциягә хилафлык килмәвен контрольдә тоту... Болар барысы да монополиягә каршы федераль хезмәт вәкаләтләренә керә. 8 ноябрьдә әлеге хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов районыбызда булды. Төрле аудиторияләрдә кешеләр белән очрашуда, халыкны сораулары белән...

Электрон сату-алуларның законлы башкарылуын, җылылык, электр энергиясе, газ, су белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелүен, гадел конкуренциягә хилафлык килмәвен контрольдә тоту... Болар барысы да монополиягә каршы федераль хезмәт вәкаләтләренә керә. 8 ноябрьдә әлеге хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов районыбызда булды. Төрле аудиторияләрдә кешеләр белән очрашуда, халыкны сораулары белән кабул иткәндә ул ФАС хезмәтенең үзенчәлекләрен аңлатты, күп файдалы киңәшләр бирде.

Сергей Павлов иң элек Базарлы Матак урта мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары алдында ФАС Идарәсенең җәмгыятьтә нинди эшләр белән шөгыльләнүе турында кызыклы "ачык дәрес" үткәрде. Тормышта үз юлларын табу, һөнәр сайлау, белем алып төрле тармакларда хезмәт кую алдында торган яшьләр өчен мавыктыргыч һәм файдалы дәрес булды бу.

Базар икътисадында реклама гаять зур роль уйный. Товар җитештерүчеләр һәм сатучылар рекламаның кешеләргә тәэсир итү көчен яхшы аңлыйлар. Реклама мөмкинлекләреннән законсыз файдаланучылар да табылып тора. Берничә ел элек кенә без карый торган берничә федераль телекомпания шундый бозулар өчен зур күләмле штрафларга тартылган икән. Алар тыныч кына кино караучы кешеләрнең игътибарын көчле тавышлы реклама белән җәлеп иткәннәр. ФАС моның тиешле таләпләрне бозу (нарушение) булуын исбатлаган.

Сезнең мобиль телефоныгызга төрле товарлар сатып алырга тәкъдимнәр килә икән - анысы да закон бозу санала. ФАС андыйларны да җавапка тартырга мөмкин.

Шулай ук бер үк товарны җитештерүчеләрнең үзара килешеп (сговор), нигезсез рәвештә продукциягә бәяне күтәрү очраклары булган. Мондый күренешләрне дә ФАС хезмәткәрләре контрольдә тота һәм андый бозуларга юл куймау чарасын күрә. Гомумән, хезмәт күрсәтү һәм товар әйләнешендә бәяләрнең нигезсез "уйнавы" ФАСның даими күз уңында.

Сергей Павлов "ачык дәрестә" балаларга әнә шундый гаделсезлек һәм бозу очракларына юлыкканда монополиягә каршы хезмәткә мөрәҗәгать итү юлларын да аңлатты. Федераль хезмәтнең сайтында моның өчен телефоннар да,электрон адрес та бар. Алардан һәркем файдалана ала.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе вәкилләре районнарга килгәндә шул төбәктәге икътисадый яктан тотрыклы эшләүче эре предприятиеләр белән танышалар икән. Сергей Павлов "Хузангай" ҖЧҖ дә булды. Биредә аны җәмгыятьнең директор урынбасары Валерий Юманов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина озатып йөрделәр.

Соңгы елларда "Хузангай" җәмгыяте зур үсештә. Аның сөрү җирләре 50 мең гектарга җитте. Ит һәм сөт җитештерү өчен алар зур терлекчелек комплекслары төзеделәр. Тиздән сыр, акмай эшләп чыгару заводы сафка баса. Җәмгыятьтә 350 кеше хезмәт куя. Сезон чорында эшләүчеләр саны 400 дән артып китә. "Хузангай" районда иң югары хезмәт хакы түләүче дә.

Сергей Павлов хузангайлыларның җитештергән продукцияне үзләре үк эшкәртеп, капларга тутырып сәүдә нокталарына озатуын ошатты. Бу системада башка бер генә чит оешма да катнашмый. Нәтиҗәдә алар җитештергән продукция сыйфатлы да, бәясе дә кулай.

Район хакимияте бинасында Сергей Павлов халыкны кабул итте. Аңа күбрәк электрон сатып алулар буенча борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Әйтик, район үзәк хастаханәсенең һәм мәгариф идарәсенең бухгалтерия хезмәткәрләре Рузилә Гайнетдинова, Әлфия Сафина электрон юл белән товар (азык-төлек) сатып алганда төрле кыенлыкларга юлыгуларын әйттеләр. Кайвакыт, алар гаебе белән булмаса да, сатып алуларда хаталар да киткәләгән. ФАС вәкиле әйтүенчә, электрон сату-алулар (торги) системасы камилләшә бара. Эш барышында туган кыенлыкларны хәл итү өчен ул тиешле структураларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Ә Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов үзләрендә электрон сатып алуларда (торги) катнашу өчен белемле кадрлар булмаудан зарланды. Сергей Павлов тиешле әзерлекле белгечләр булмаган учреждениеләрдә бу эшне муниципаль район башкарма комитеты аша килешүләр нигезендә үтәп булуын аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев