9 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы: мәктәптә “ачык дәресне” ФАС белгече үткәрә
Электрон сату-алуларның законлы башкарылуын, җылылык, электр энергиясе, газ, су белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелүен, гадел конкуренциягә хилафлык килмәвен контрольдә тоту... Болар барысы да монополиягә каршы федераль хезмәт вәкаләтләренә керә. 8 ноябрьдә әлеге хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов районыбызда булды. Төрле аудиторияләрдә кешеләр белән очрашуда, халыкны сораулары белән...
-
Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова дүртенчегә кыз көтә?
Казанның Филармония концертлар залында популяр җырчы Илназ Баһның концерты узды.
-
Әлки районы суды 249 мең сумлык товар урлаган дүрт җинаятьчене хөкем итте.
Быел март аенда район территориясендә бик зур суммага товар-матди кыйммәтләр урлау очрагы теркәлде. "Эльдорадо" ҖЧҖ милке булган 249 мең 233 сумлык әйбер караклар кулына эләкте. Әлеге хәл "Татнефть"нең Ульяновск филиалы автомобиль заправкасы станциясе янында була. Алексеевск-Югары Колок автоюлы читендә туктап торган 3010 GD автомашинасы янына килеп, дүрт егет гайка ачкычы...
-
Әлки районында үткән атнада шәхси хуҗалыклардан 174 мең 416 килограмм сөт җыелган
Үткән атнада шәхси хуҗалыклардан 174 мең 416 килограмм сөт җыелган. Халыкның үзеннән арткан продукцияне җыеп кабул итү пунктларына озату эше Түбән Әлки (17782 кг сөт хәзерләнгән), Чуаш Кичүе (14882 кг) җирлекләрендә аеруча әйбәт оештырылган. Иске Салман, Иске Чаллы, Иске Алпар авыл җирлекләрендә дә әлеге мәсьәләдә активлык күрсәтәләр. Хуҗалыгында ит-сөт продукциясе...
-
Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында чистарту корылмасы төзелә
Базарлы Матакта республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән чистарту корылмасы төзелә башлады. Канализация суларын чистарту корылмасының беренчесе район үзәгендә 15 ел элек салынган иде. Район үзәк хастаханәсе, балалар бакчалары, ике мәктәп, тагын берничә учреждениенең, күп фатирлы йортларның канализация сулары төшүче әлеге система сәгатенә 150 кубометр калдыкны чистартырга сәләтле. Әмма бу корылма инде...
-
Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында төзекләндерү эшләре дәвам итә
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә "Строитель и К" ҖЧҖ бригадасы котельня бинасын ремонтлау һәм түбәсен ябуны төгәлләгәннәр. Ә "Энерготехсервис" оешмасы эшчеләре интернат бүлмәләрендәге яктырткыч лампаларны энергияне янга калдыра торганнарына алыштырганнар. "Хузангай" җәмгыяте һәм "Тяминов" фермер хуҗалыгы исә интернатка әледән-әле хәйрия ярдәме күрсәтәләр.