Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды 249 мең сумлык товар урлаган дүрт җинаятьчене хөкем итте.

Быел март аенда район территориясендә бик зур суммага товар-матди кыйммәтләр урлау очрагы теркәлде. "Эльдорадо" ҖЧҖ милке булган 249 мең 233 сумлык әйбер караклар кулына эләкте. Әлеге хәл "Татнефть"нең Ульяновск филиалы автомобиль заправкасы станциясе янында була. Алексеевск-Югары Колок автоюлы читендә туктап торган 3010 GD автомашинасы янына килеп, дүрт егет гайка ачкычы...

Быел март аенда район территориясендә бик зур суммага товар-матди кыйммәтләр урлау очрагы теркәлде. "Эльдорадо" ҖЧҖ милке булган 249 мең 233 сумлык әйбер караклар кулына эләкте.

Әлеге хәл "Татнефть"нең Ульяновск филиалы автомобиль заправкасы станциясе янында була. Алексеевск-Югары Колок автоюлы читендә туктап торган 3010 GD автомашинасы янына килеп, дүрт егет гайка ачкычы ярдәмендә автомобиль фургонының арткы ишегендәге йозакны ваталар. Угрылар фургондагы товарларны бушатып, үз машиналарына төйиләр дә җинаять урыныннан качалар.

Әмма алар гадел хөкемнән озак качып йөри алмады. Әлеге җинаятьне кылуда шикле М.Сәфәров, Д. Гурбанов, Г.Джавадов, А.Мамедов тиздән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Алар барысы да Самара өлкәсендә яшәүчеләр.

Әлки район суды карары белән әлеге бәндәләр җинаять кылуда гаепле дип табылды. М.Сәфәров 25 мең сум штрафка, ә калган өчесе өч ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм итүгә хөкем ителде. "Эльдорадо" ҖЧҖ гә китерелгән зыян караклардан тулысынча түләтелде.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев