Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында чистарту корылмасы төзелә

Базарлы Матакта республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән чистарту корылмасы төзелә башлады. Канализация суларын чистарту корылмасының беренчесе район үзәгендә 15 ел элек салынган иде. Район үзәк хастаханәсе, балалар бакчалары, ике мәктәп, тагын берничә учреждениенең, күп фатирлы йортларның канализация сулары төшүче әлеге система сәгатенә 150 кубометр калдыкны чистартырга сәләтле. Әмма бу корылма инде...

Базарлы Матакта республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән чистарту корылмасы төзелә башлады.

Канализация суларын чистарту корылмасының беренчесе район үзәгендә 15 ел элек салынган иде. Район үзәк хастаханәсе, балалар бакчалары, ике мәктәп, тагын берничә учреждениенең, күп фатирлы йортларның канализация сулары төшүче әлеге система сәгатенә 150 кубометр калдыкны чистартырга сәләтле. Әмма бу корылма инде бүгенге көн таләпләренә җавап бирми. Яңа чистарту системасы иң заманча җиһазлар белән эшләнә, аның куәте (мощность) дә элеккесенә караганда берничә мәртәбә зуррак булачак. Смета бәясе 20 миллион сум тәшкил иткән әлеге объектны быел төзеп бетереп файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев