Әлки эшмәкәрләрен хәзер бөтен Россиядә беләләр. ФОТО
2 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы 700 ләп делегат районыбызда булды.
Алар авылларыбызда кече бизнес һәм фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар.
Икенче көнне Казанда Татарстан Президенты катнашында узган пленар утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җыен делегатлары белән очрашуларны югары дәрәҗәдә һәм эшлекле шартларда оештырган өчен районыбыз җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын 1-3 март көннәрендә Бөтенроссия татар конгрессы оештырды. Съездга 750 делегат килгән иде. Алар беренче көнне Казанда секцияләргә бүленеп эшләделәр.
Икенче көнне исә делегатлар дистәдән артык автобуста районыбызга килеп төштеләр.
Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 700ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен районда кызыклы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары оештырыл- ган иде.
Иң элек кунаклар "Алинә" универсаль спорт залына иртәнге ашка чакырылды. Биредә алар мәктәп балаларының кул эшләнмәләре, "Хузангай", "Эдем", "Яшь көч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, Юхмачы пекарнясы продукциясе күргәзмәләре белән таныштылар. Ә "Китап дөньясы" кибете милли һәм дини киемнәр, татарча китаплар, сувенирлар тәкъдим итте.
Аннан делегатлар, өч төркемгә бүленеп, автобусларда төрле юнәлешләргә кузгалдылар. Һәр автобуста экскурсоводлар кунакларны Әлкинең икътисадый һәм социаль- мәдәни тормышы белән таныштырып бардылар.
"Әти-әни эшен дәвам итәрбез"
Без ТНВ телеканалының "Хәбәрләр" редакциясе һәм "Халкым минем" тапшыруы журналистлары белән Татар Мулла авылына юл тотучы төркемгә кушылдык. Биредә Рамил Гыйматдинов гаилә фермасы алдында безне гармун уйнап каршыладылар.
Рамил Гыйматдинов моннан ун еллап элек районда иң беренчеләрдән булып гаилә фермасы оештырып эшли башлаган иде. Аның фермасында хәзер 24 баш савым сыеры, шулай ук атлары, бозаулары бар. Гыйматдиновлар дәүләт субсидиясенә, үз хезмәтләре, туганнары ярдәме белән заманча терлек фермасы төзеп куйдылар. Хәзер аларның терлек азыгы үстерергә җирләре, кирәкле барлык техникалары бар.
Алар үрнәгендә 32 йортлы кечкенә Татар Мулла авылында тагын Фәрит Гыйматдинов, Тәлгать Фәттахов, Рәфис Әсәдуллин гаилә фермалары оештырып, уңышлы гына эшләп киттеләр.
Рамил һәм Сания Гыйматдиновларның ике улларының да әти-әниләре кул астына кереп гаилә бизнесына кушылулары делегатларны бигрәк тә сокландырды. Техникум тәмамлап, югары уку йортында читтән торып укучы Камил һәм 8 сыйныфта укучы Гамилнең (кунакларны гармун уйнап каршылаучы да ул):
- Авылда калырга, әти- әнинең эшен дәвам иттерергә ниятебез,-дигән сүзләре кунакларның күңеленә сары май булып ятты.
Яшьләрнең көч һәм бе- лемнәрен туган җирләрендә кулланырга карар кылуы, чыннан да, шатлык. Сер түгел, Татарстанда, Россия төбәкләрендә дә егетләр- кызлар бүген күбесенчә шәһәрдә урнашырга карый, авыллар картая.
Дәүләттән бер сум да алмыйча…
Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның җитештерү базаларына килгәч, эшмәкәрләр биредәге заманча итеп төзелгән зур-зур автомобиль гаражларын, продукция эшләү, эшкәртү биналарын, бөртек саклау складларын зур кызыксыну белән карадылар һәм: "Дәүләттән ярдәм күп кергәндер монда",-диештеләр.
Дамир Шәйхетдинов исә аларга җавап итеп:
-Бу объектлар төзелешенә дәүләттән бер сум да алмадык,-диде.
Бертуган эшмәкәрләр төзелешләрне дә, базаларны киңәйтү, яңа җиһазлар, линияләр, техника сатып алуны да бары үз табышлары хисабына башкаралар.
Иң элек делегатларга Альберт Шәйхетдинов базасын күрсәттеләр. Менә кунаклар К-701 тракторлары ремонтлана торган гаражга узды. Мондагы төзеклек, тәртип теләсә кайсы тәҗрибә үзәге белән янәшә куярлык. Аннан шул тракторларның двигательләренә, тизлек тарт- маларына капиталь ремонт үткәрелә торган цехка үттек. Шунда ук авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлары өчен көн дә кирәге чыга торган җиңсәләр (май шланглары) җитештерелә. Биредә сиңа кирәкле җиңсәләрне санаулы минутлар эчендә эшләп бирәләр. Бу кечкенә генә җайланмасы да миллион ярым сум тора икән шул. Хәер, эшләгән җирдән техникаң туктап калса, моңардан да кирәкле җиһаз җир йөзендә юк кебек тоелыр, мөгаен.
Делегатлар Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның үсемлек мае җитештерү цехларындагы заманча техникага, чисталыкка да хәйран калды. Көнбагыштан сыгыл- ган чип-чиста, бернинди химик кушылмаларсыз май биш литрлы савытларда сатылып та тора иде, аны алучылар бихисап булды.
Авыл җирендә көн дә кирәге чыга торган бульдозерлар, экскаваторлар, краннар торган гаражларны, зур- зур бөртек киптерү һәм саклау складларын да кунаклар тел шартлатып карап йөрделәр. Әле бит бу предприятиедә куәтле йөк машиналары белән бөтен Россия буенча сөт, төзелеш материаллары ташу хезмәтләрен дә башкаралар.
Делегатлардан аерылып булса да, журналистлар белән Альберт Шәйхетдиновның офисларын, кунак йортын, ашханәләрен дә карап әйләндек. Биредәге затлы, уңайлы бүлмәләр, күз явын алырлык холлар, заллар… Күпне күргән журналистлар да монда хуҗаларның бар эшне ни дәрәҗәдә яратып, зәвык белән башкаруларына тагын бер кат инандылар.
Атлар - авылның бизәге
Әхмәт авылына керә- керешкә делегатларны бик матурлап бизәлгән җигүле атлар каршы алды. Чаналарда утырган милли киемле егетләр- кызлар гармун һәм баяннарда күңелле һәм дәртле көйләр уйныйлар. "Туган авылым урамы" җыры белән, алдан җигүле атлар юыртып, алар артыннан дәү-дәү автобуслар фермер Фәнис Бакировның атлар утарына килеп керде. Монда кунакларны гармунга бер биетеп тә алдылар әле.
Аннан инде соңгы елларда бетүгә йөз тоткан татар атларын үрчетү эшенә җаны-тәне белән бирелгән Фәнис Бакировның фермерлык эшчәнлеге белән танышу башланды. Фәниснең гаилә фермасында бүген 260 ат асрала. Шуның 160ы - татар атлары токымыннан. Кунаклар эшмәкәрне сорауларга күмделәр: "Нигә атлар белән шөгыльләнергә булдыгыз?", "Кереме бармы?", "Татар атлары башкалардан кай ягы белән аерыла?" Фәнис үзенең балачактан атлар яратуы, беркайчан да атсыз яшәмәве хакында әйтеп үтте. Бу башта аның өчен мавыгу, хобби шикелле булса, соңрак атлар үрчетү белән җитди шөгыльләнә башлый. Әйбәт табыш та алырга була, ди фермер. Ә татар атларының үзенчәлегенә килгәндә, алар асрау өчен бик җайлы. Көтүдә азыкны үзләре таба, чебеннән-кигәвеннән курыкмыйлар, кыргый җан- варлар һөҗүменә каршы тора алалар.
Шунда ук Фәнистән татар токымлы атлар сатып алырга теләүче эшмәкәрләр табылды, телефоннар алмашу башланды. Хәер, тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру бу очрашуларның төп максаты да иде бит.
Ат утарында кунакларны казылык, кайнар коймак, шашлык, күмер самоварыннан мәтрүшкәле чәй, башка тәм-томнар белән дә сыйладылар. Кыскасы, очрашу чын бәйрәм төсе алды.
"Әлкине без үзебез өчен яңача ачтык"
Авылларда районыбыз эшмәкәрләре хезмәте белән танышып йөргән делегатлар төшке ашка янә "Алинә" универсаль спорт залына җыелдылар. Биредә кунак- ларны иң элек район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
- Тыйнак кына яшәп яткан Әлки төбәген Россия эшмәкәрләренә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы итеп сайлаган өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка олы рәхмәтләремне җиткерәм, - диде ул.
Александр Никошин соңгы елларда район авылларында эшмәкәрлекнең җитди үсеш кичерүе хакында сөйләде. Үз эшен башлаучыларга җитәкчелек тарафыннан барлык шартлар тудырылуын, ярдәм күрсәтелүен әйтеп үтте. Шулай ук республика программаларының эшкуарлыкны үстерүдә җитди нигез һәм этәргеч булуын ассызыклады.
Ринат Закиров, Әлкидәге очрашу-тәҗрибә уртаклашуларга нәтиҗә ясап, бу сәфәрдән бик канәгать булуын әйтте:
- Россия төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләрне каршы алу, аларны биредәге эшчәнлек белән таныштыру өчен районда бик зур әзерлек эшләре башкарылган, кызык- лы, бай эчтәлекле тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары булдырылган. Делегатлар монда үзләре өчен кызык- лы һәм файдалы бик күп яңалыклар, мәгълүматлар алдылар дип ышанам. Биредә без һәр тарафта ихлас кунакчыллык, туганнарча җылы мөнәсәбәт белән очраштык. Җыен делегатлары һәм шәхсән үз исемемнән район җитәкчелегенә һәм барлык әлкилеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм,-диде.
Ринат Закиров өчен Әлки төбәге чит-ят түгел. Ул бит Әлки кияве - Югары Әлки авылында туып-үскән, Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллинаның ире.
Чит төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр дә районыбыз турында күп җылы сүзләр әйттеләр.
Киров өлкәсеннән Язилә Фәсхетдинова:
-Бүген монда безнең өчен яңалыкларга, тәэсирләргә бай искиткеч көн булды. Үзебезнең күпсанлы делегация һәм биредә утыручы барлык эшмәкәрләр исеменнән шушы җирлеккә, аның зур байлыгы булган күркәм халкына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу бик уйлап оештырылган уңышлы сәяхәт булды. Без биредән күп тәҗрибә туплап китәбез. Монда халыкның эш сөючәнлеге, тырышлыгы, татарларның үз авылларын күтәрү, үстерү өстендә эшләүләре безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Биредә алган тәҗрибә-тәэсирләрне без читтә яшәүче мил- ләттәшләребез белән рә- хәтләнеп уртаклашырбыз.
Самара өлкәсенең "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров:
-Безнең татарлыгы- бызның тамырлары авылда. Нәкъ менә авылларыбыз милли рухыбызны, йола-традицияләребезне яшәтә. Әлки якларына килеп, без бу төбәкне үзебез өчен яңабаштан ачтык. Биредә тыйнак, эшчән, кече күңелле милләттәшләребез нинди матур тормыш алып бара икән. Без, Татарстаннан читтә яшәүчеләр, татарлыкны саклыйк дип җан атып йөргәндә, Татарстан җирендә туган телебезне укытуга чикләүләр кертелде. Хәзер бар ышаныч рухи мирасыбызны барлап торучы авылларыбыз халкына. Ә авыллар яшәсен, бетмәсен өчен аларның эшле, ашлы булуы мәслихәт. Мондагы кебек хезмәт белән кайнап яшәгән авыллар телебезне дә саклар, иншалла.
Президент Түбән Әлкидә күпер төзергә кушты
3 мартта съездның пленар утырышы Казанда булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов та чыгыш ясады. Республика җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, ул Түбән Әлки авылында күпер салуда ярдәм сорады.
- Кичә җыен кунаклары килгәч "Мәчетегез бармы?"-дип сорадылар. "Бар мәчетебез, әмма ул елганың теге ягында. Күпер начар, аннан чыгып булмый",-дидем. Без абый белән бөтен нәрсәне эшли беләбез, күпер төзи алмыйбыз. Мин, Рөстәм Нургалиевич, руслар әйтмешли, сезне "вживую" беренче тапкыр күрәм. Шулай да сездән авылыбыздагы шул күперне төзүдә ярдәм итүегезне сорыйм,-диде эшмәкәр.
Аның чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга Түбән Әлкидә күпер төзетергә күрсәтмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев