7 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ранил Шәмсетдинов Анападагы яшь армиячеләр лагерына барачак
Базарлы Матак мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ранил Шәмсетдинов апрель-майда Анападагы Яшь армиячеләрнең ЮНТЕХ инновацион һәм фәнни-техник иҗаты лагерына барачак. Лагерь "Смена" Бөтенроссия балалар үзәгендә эшли һәм роботлар техникасына багышланган Татарстаннан әлеге лагерьга бары ике генә укучы чакырыла, аларның берсе безнең Ранил. Укучының җитәкчесе Рамилә Шәмсетдинова.
-
Әлки районыннан яшь каратэчылар призлы урыннарда
Казанда кекусин каратэның кумитэ бүлеге буенча "Ак билбау" беренчелеге үткәрелде. Анда безнең яшь каратэчылар да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Милана Яганева 10-11 яшьләр арасында, Глеб Ерусланов 8-9 яшьлек балалар арасында беренче урын алдылар. Влад Еликов (6-7 яшь, 25 кг га кадәр) һәм Анна Младшева өченче урынга лаек булдылар. Балаларның...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы 8 Март бәйрәме алдыннан зур концерт куйды
ТАССР төзелүгә 100 тулуга багышланган "Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" фестивале кысаларында узган әлеге концерт бай эчтәлеге, номерларның төрлелеге белән сокландырды. Анда гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре дә, укучылар да актив катнашты. Зал тулы тамашачылар сәхнәдәге һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләделәр. Жюри да концертка югары бәя бирде.. Тамашаның азагында район...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлкидә күпер төзергә кушты
3 мартта съездның пленар утырышы Казанда булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов та чыгыш ясады. Республика җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, ул Түбән Әлки авылында күпер салуда ярдәм сорады.
-
Әлки районы ир-егетләре барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый
Евгений Чугунов, "Хузангай" ҖЧҖ директоры, район коммунистлар оешмасы җитәкчесе. -Елдан-ел киңәя, производство куәте арта барган предприятиебезнең уңышларында хатын-кызларыбызның өлеше бик зур. Аларның бит булдырмаган эше юк. Нинди генә хезмәт-вазыйфа йөкләсәң дә, гүзәл затларыбыз аны зур осталык, үзләренә генә хас җаваплылык, төгәллек, тәртип белән башкаралар. Аларның акылына һәм зирәклегенә, өлгерлегенә сокланмый...
-
Әлкидә балык тотучылар ярышы үткәрелә
9 мартта Базарлы Матак буасында һәвәскәр балык тотучылар ярышы була.
-
Әлки муниципаль район башлыгы Александр Никошин барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм. Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтмаган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне,...
-
Әлки эшмәкәрләрен хәзер бөтен Россиядә беләләр. ФОТО
2 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы 700 ләп делегат районыбызда булды.
-
Базарлы Матакта яшәүче Рәшидә әби Юсупова: “УЛЛАРЫМДАЙ КӨТЕП АЛА ИДЕМ ЕГЕТЛӘРНЕ”
"Хатын-кыз күңеле мәрхәмәт белән мөлдерәмә тулы.