Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ир-егетләре барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый

Евгений Чугунов, "Хузангай" ҖЧҖ директоры, район коммунистлар оешмасы җитәкчесе. -Елдан-ел киңәя, производство куәте арта барган предприятиебезнең уңышларында хатын-кызларыбызның өлеше бик зур. Аларның бит булдырмаган эше юк. Нинди генә хезмәт-вазыйфа йөкләсәң дә, гүзәл затларыбыз аны зур осталык, үзләренә генә хас җаваплылык, төгәллек, тәртип белән башкаралар. Аларның акылына һәм зирәклегенә, өлгерлегенә сокланмый...

Евгений Чугунов, "Хузангай" ҖЧҖ директоры, район коммунистлар оешмасы җитәкчесе.
-Елдан-ел киңәя, производство куәте арта барган предприятиебезнең уңышларында хатын-кызларыбызның өлеше бик зур. Аларның бит булдырмаган эше юк. Нинди генә хезмәт-вазыйфа йөкләсәң дә, гүзәл затларыбыз аны зур осталык, үзләренә генә хас җаваплылык, төгәллек, тәртип белән башкаралар. Аларның акылына һәм зирәклегенә, өлгерлегенә сокланмый мөмкин түгел. Гомумән, хатын-кызларыбыз эштә дә, гаиләдә дә безнең төп таянычыбыз, безгә көч, дәрт, тормышыбызга мәгънә бирүчеләр, дөньябызга ямь һәм наз өстәүчеләр.

Хезмәттәшләремне һәм районыбызның барлык гүзәл затларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге сезгә! Елмаюлар, сөенечләр, чәчәкләр, җылы сүзләр сезгә бик килешә. Гел нәфис, матур булыгыз! Ә сезне саклап яшәү, күңелегезне күрү, бәхетле итү - без ирләр бурычы.

Рәшит Мусин, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
-Миңа калса, Халыкара хатын-кызлар көненең яз башында бәйрәм ителүе очраклы түгел. Хатын-кызлар бит кешегә гомер бүләк итә, алар гына дөньяга яңа тормыш алып килергә, аны матурлыкка күмәргә сәләтле. Без, ир-атлар, башкарган хезмәтләребез, ирешкән уңышларыбыз белән күбесенчә гүзәл затларыбызга бурычлы. Алар безне зур эшләргә рухландыралар, гаилә-көнкүрештәге, балалар тәрбияләүдәге эш-мәшәкатьләрнең күп өлешен үз өсләренә алып, безгә вакытыбызны хезмәт вазыйфаларыбызга багышларга мөмкинлек тудыралар. Хатын-кызларыбыз - йорт, авыл, туган җир тоткасы. Шуңа күрә безнең тормыш ипле, җайлы, тәртипле. Янәшәбездә яз кебек ягымлы, кояш кебек җылы, чәчәкләр кебек нәфис гүзәл затлар булганга, дөньябыз бөтен. Бәйрәмегез котлы булсын, сөеклеләребез! Сәламәт, бәхетле, гел чибәр һәм ягымлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев