Әлки муниципаль район башлыгы Александр Никошин барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм. Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтмаган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне,...
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм.
Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтмаган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне, кызларыбызны, хезмәт- тәшләребезне бәйрәм белән котлап, аларга чиксез ихтирамыбызны, яратуыбызны җиткерәбез. Гаилә учагын сүндерми саклый белүегез, якыннарыгызга җан җылысы бүләк итүегез, балаларыбызга әйбәт тәрбия бирүегез, тормышта безгә рухи терәк һәм таяныч булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, гүзәл затларыбыз.
Районыбыз хатын-кызлары уңган һәм булдыклы, алар һәр эшкә өлгерәләр. Авыл хуҗалыгында, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклау өл- кәсендә, эшмәкәрлектә, җирле үзидарәдә алар төп хезмәтләрне башкаралар, профессиональ яктан үсәргә, белем алырга, камилләшергә омтылалар.
Хатын-кыз ветераннарыбызга, яшь- лекләре авыр сугыш чорына туры килгән апаларыбызга да без бик рәхмәтле. Аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы - бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен матур үрнәк.
Бәйрәм белән тәб- рикләп, сөекле гүзәл затларыбыз, сезгә сәламәтлек, иминлек, һәр эшегездә уңышлар телим. Янәшәгездә һәрчак сезне тормыш авырлыкларыннан саклап, яратып, ихтирам итеп яшәүче якыннарыгыз булсын. Тормыштан ямь табып, куанычларга күмелеп яшәгез, бәхетле булыгыз!
Александр НИКОШИН,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев